СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген Казанда, Тимер юлчылар мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 39 нчы конференциясе узды, анда республика бердәмроссиялеләре 9 нчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә йомгак ясадылар. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
10
июнь, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80нче юбилей утырышында катнашты. Парламентарийлар төзелеш тармагын үстерү, территорияләрне комплекслы үстерү программасын, төзелеш тармагының кадрлар потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, көн тәртибендә Идел буе федераль округы территориясендә яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре үзәк урынны алды.
10
июнь, 2026 ел
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Түбән Новгородка килде, анда ул Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы эшендә катнаша.
9
июнь, 2026 ел
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Генераль советы комиссиясенең эш төркеме катнашучылары Татарстан территориясендә онкология авырулары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү системасын камилләштерү турында фикер алыштылар. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ