Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе, 18:01

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган очрашуда миграция сәясәтен гамәлгә ашыру, чит ил гражданнарын, шул исәптән чит ил хезмәткәрләрен һәм студентларын адаптацияләү һәм социализацияләү мәсьәләләре каралды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов катнашты.

«Татарстан, Россия Федерациясенең алдынгы һәм икътисадый яктан уңышлы субъекты буларак, аның нигезендә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданнар татулыгы ята. 175 милләт вәкиле яшәгән республика һәрвакыт күп кенә чит ил гражданнарын җәлеп итү үзәге булды һәм бүген икътисадый һәм миграция ягыннан кызыклы территория булып кала, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин,  утырышны ачып. – Татарстан – килүче чит ил гражданнары саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерларның берсе һәм ил буенча караганда дүртенче урында тора».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында миграция сәясәтен гамәлгә ашыруның мөһимлегенә басым ясавын искәртте.  Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов мигрантларның хокук тәртибен, безнең территориядә булу кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тотуны тәэмин итү, тиешле закон инициативаларын эшләү, шул исәптән административ җаваплылыкны көчәйтү турында әйткән иде.

«Бу мәсьәләләр белән без барыбыз да, шул исәптән мигрантлар эшли торган сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә шөгыльләнергә тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Безнең төп бурыч – аларны тормышка һәм гореф-гадәтләребезгә, федераль һәм республика законнарына тизрәк җайлаштыру».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә хокукый характердагы җитди чаралар тәкъдим ителгән. Аерым алганда, узган айда Дәүләт Думасына легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән биш закон проекты кертелгән. Элегрәк хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт һәм Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы Федераль законнарга мөһим үзгәрешләр кертелгән иде. Соңгы документ нигезендә, Россия Федерациясе гражданлыгын алган затларга Ватанны саклау буенча конституциячел бурыч йөкләнә.

Шулай ук апрель аенда чит ил гражданнары өчен имтихан үткәрүнең сыйфатын тикшереп тору чаралары көчәйтелде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә, 2024 елның 1 маеннан мигрантлар өчен имтиханнарны университетлар һәм башка дәүләт һәм муниципаль оешмалар гына үткәрә ала.

Түгәрәк өстәл утырышында республика югары уку йортларында чит ил студентлары белән эшләү турында аерым фикер алыштылар. «Хокук саклау органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, югары уку йортлары да чит ил студентларының хәрәкәт динамикасын, шул исәптән миграция исәбенә кую һәм озайту өлешендә дә, җентекләп күзәтергә тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин республиканың югары уку йортлары җитәкчеләренә.

Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, миграция мәсьәләсе комплекслы һәм һәрьяклы якын килүне, хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык тармакларының һәм дәрәҗәләренең җәлеп ителүен таләп итә. «Күпчелек мигрантлар Россиягә тыныч ниятләр белән килә һәм яхшы һәм тыныч тормышка омтыла. Безнең бурыч – аларга җайлашырга һәм җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булырга ярдәм итү, – дип саный парламент җитәкчесе. – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын өчен без барысын да эшләргә тиеш». 

Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марат Галиев, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Артем Галәветдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре һәм югары уку йортлары җитәкчеләре,  Казанда аккредитацияләнгән берничә дипломатик вәкиллек җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International