Үзбәкстан Республикасы Президенты киңәшчесе Илһом Шокиров Татарстан сәнәгате күргәзмәсе белән танышты

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе, 16:56

Үзбәкстан Республикасы Президенты киңәшчесе Илһом Шокиров бүген Дәүләт Советында урнашкан Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары продукциясенең фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы Рәисенең Тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озатып йөрде.

Үзбәкстаннан килгән кунакка Татарстанның икътисадый, сәнәгать, инновацион һәм технологик потенциалын тәкъдим итеп, Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды» җәмгыяте генераль директоры Марат Бохараев Илһом Шокировны республикада җитештерелгән техника белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, барлык тәкъдим ителгән техника экспортка исәпләнгән, һәм республикада җитештерелгән машиналар, вертолетлар һәм суднолар, авыл хуҗалыгы техникасының бәясе чит илнеке белән чагыштырганда күпкә кимрәк. Ачык һавадагы күргәзмәдә Татарстанның 13 предприятиесе, шул исәптән КАМАЗ, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, РариТЭК, РИАТ, АлАЗ, Казаньсельмаш, Аурус, Соллерс, Казан вертолет заводы, МТЗ-ТАТАРСТАН һәм башка компанияләр экспозицияләре тәкъдим ителгән.

Илһом Шокировка шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерелә торган Аурус премиаль автомобильләре сериясен күрсәттеләр. Үзбәкстан Президенты киңәшчесе, салонны карап, Аурус автомобиленең уңайлылыгын югары бәяләде.  "Җитәкчеләргә эш өчен бик яхшы», - диде ул. Парламент бинасында Үзбәкстан Президенты киңәшчесе Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башка компанияләр продукциясен карады, шулай ук республиканың мәдәни традицияләре белән танышты. Татар милли ашларыннан авыз итеп бәя бирергә өлгердегезме дигән сорауга Илһом Шокиров зур балеш ошады, дип җавап бирде.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Үзбәкстан Президенты  киңәшчесе соңгы елларда Татарстан яхшы якка үзгәрде һәм аңа Казанда булу күңеленә хуш килүен билгеләп үтте. «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карап чыкканнан соң Илһом Шокиров соклануын яшермәде. «Монда коммуналь техникадан алып вертолетларга кадәр күрсәтелгән, халык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен кирәкле техника тәкъдим ителгән»,- диде. Илхом Шокиров Казанга эш сәфәре белән, БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты чараларында катнашу өчен килгән.  Журналистларның булачак чараның әһәмияте турындагы соравына җавап биреп, Илһом Шокиров «БРИКС дәүләтләрне берләштерә» дип ассызыклады һәм аны уздыруда республика җитәкчелегенә уңышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International