Көньяк Африка Республикасы Сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе, 19:36

Бүген Көньяк Африка Республикасы Сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасы делегациясе бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшләүче «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды. Көньяк Африка Республикасы делегациясе әгъзалары Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитында катнашу өчен килгәннәр.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов озатуында делегация әгъзалары ачык мәйданчыкта һәм парламент бинасында тәкъдим ителгән техниканы карадылар, республиканың сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән таныштылар. Экскурсия барышында Көньяк Африка Республикасының Сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау легендар «КамАЗ-мастер» командасы автомобиленең 19 тапкыр «Дакар» раллие чемпионы булуына  соклануын белдерде. Паркс Тау Татарстан легендасын тыштан гына карап калмыйча, машина йөртүче кабинасына да кереп карады.

Көньяк Африка Республикасы сәүдә министрына шулай ук шәһәр яны автобусларын, скважиналарны ремонтлау һәм бораулау өчен күтәрү агрегатын, электромобильләр өчен тиз зарядлау станцияләрен, К5 буын йөк машиналарын, медицина һәм полиция вертолетларын күрсәттеләр. Парламент бинасында министр Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм республиканың башка компанияләре продукциясен карады.

Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәдә Паркс Тау күргәзмәнең масштабларына гаҗәпләнүен белдерде. "Татарстанда зур сәнәгать потенциалы тупланган, күп производстволар булдырылган, – дип билгеләп үтте министр. – Татарстанда эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен махсус икътисадый зоналар булуы бик мөһим. Мин БРИКС саммитында катнашуыма шатмын, аның кысаларында башка дәүләтләрнең потенциалы белән танышырга мөмкин». 

«Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсе БРИКС дәүләт башлыклары саммиты көннәрендә Дәүләт Советы бинасы каршында, шулай ук парламентның үзендә ачылды. Урам экспозициясендә авыр техника – КамАЗлар, йөк машиналары, мәктәп һәм пассажир автобуслары, АПК техникасы, вертолетлар бар. Татарстанның барлыгы 13 предприятиесеүз товарларын тәкъдим иткән, алар арасында –КАМАЗ, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, «РариТЭК», Aurus, «Соллерс», шулай ук Казан вертолетлар заводы, «МТЗ-Татарстан», «Казаньсельмаша» һәм башкалар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International