Антон Алиханов: "Татарстан - Россиянең терәк сәнәгать төбәге, монда экспортка йөз тоткан предприятиеләр тупланган»

2024 елның 22 октябре, сишәмбе, 12:34

Бүген Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Дәүләт Советында урнашкан Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмәне килеп карады.  Күргәзмә белән аны Татарстан вице-премьеры - республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко таныштырды.  

Антон Алиханов парламент бинасы каршындагы ачык мәйданчыкта тәкъдим ителгән техниканы карап чыкты. Аңа КАМАЗ автомобильләре сериясен күрсәттеләр - бу узышчы йөк машиналары, премиум класслы автойорт, газ белән эшләүче үзбушаткычлар, электробуслар. Россиянең  сәнәгать һәм сәүдә министры җитештерү күләме, шулай ук Россия төбәкләренә һәм чит илләргә сату турында сорады. Күргәзмәдә Россия министрына дизель ягулыгы һәм сыекландырылган табигый газ белән  эшләүче «РариТЭК» компаниясе җитештергән автобусларны тәкъдим иттеләр.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «РариТЭК» компаниясенең дәүләт программаларында актив катнашуын һәм быел РФ сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы субсидиясен алганлыгын билгеләп үтте. 2024 елда компания тарафыннан 400 автобус җитештерелгән, киләсе елга 600 автобус чыгару планлаштырыла. Олег Коробченко шулай ук Антон Алихановка Татарстан предприятиеләренә ярдәм өчен рәхмәт белдерде,

Антон Алиханов «Казаньсельмаш» компаниясенең агросәнәгать техникасын, Ансат вертолетларын, «Соллерс» автомобильләре сериясен һәм «Аурус» премиаль автомобильләрен карап чыкты. Парламент бинасында министрны «Татшина», «Татлифт», ICL, «Таткабель», «Казанькомпрессормаш», «Эйдос» һәм башка Татарстан җитештерүчеләре продукциясе белән таныштырдылар.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Татарстан - Россиянең терәк сәнәгать регионы, анда ил өчен мөһим, экспортка йөз тоткан предприятиеләр тупланган дип ассызыклады. “Республика җитәкчелеге гамәлдәге барлык ярдәм чараларын игътибарга алып аларны актив файдалана", - дип билгеләп үтте Антон Алиханов. Министр шулай ук Россиянең зур сәнәгать компанияләренә ярдәм планнары турында сөйләде. «Без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының норматив базасына үзгәрешләр кертү һәм аларны тулыландыру мөмкинлекләре турында фикер алыштык, - дип сөйләде ул, - барлык тәкъдимнәр дә исәпкә  алынды, алар Татарстанга һәм башка регионнарга сәнәгатьне үстерергә ярдәм итәр дип өметләнәбез», - диде.

Министр ил Президенты тарафыннан амбициоз бурыч куелганлыгын әйтте - 2030 елга эшкәртү сәнәгатендә өстәлгән бәяне 40% ка арттыру планлаштырыла. Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча бу сан 8% тан артып киткән. Антон Алиханов әйтүенчә, нефть химиясе өлкәсендә Татарстанның киләчәге өметле. "Бүген без тармак лидерлары белән бу өлкәдә моңарчы актив булып, аннан соң импортның актив йогынтысы аркасында төшеп калган җитештерүчеләрнең яңа чылбырын торгызабыз һәм Россия нефть химиясенең элеккеге данын кайтарырга телибез", - дип ассызыклады ул.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән компанияләрнең кайсылары БРИКС илләре тарафыннан зур кызыксыну уятырга мөмкин дигән сорауга Антон Алиханов, бу, һичшиксез, робототехника җитештерүчеләр, дип җавап бирде. «Без Татарстанга күптән түгел килгәч роботлаштыру һәм автоматлаштыру буенча яңа проект турында җентекләп фикер алыштык, безнең җитештерү предприятиеләре бүген 75 процентка автоматлаштырылган. «Безнең максат – аның дәрәҗәсен арттыру", - дип басым ясады ул.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International