Рахман Мостафаев: "Без Россиянең күп кенә регионнары, шул исәптән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез»

2024 елның 22 октябре, сишәмбе, 17:10

Бүген Азәрбайҗан Республикасының Россиядәге илчесе Рахман Мостафаев БРИКСның XVI саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсен карады. Күргәзмә Дәүләт Советы мәйданчыгында оештырылды.

Экскурсия барышында Рахман Сәгыйб улы Мостафаев электрбуслар,  шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы белән кызыксынды. Рахман Мостафаев республика җитәкчелегенә Татарстанның сәнәгать потенциалын күрү һәм бәяләү мөмкинлеген тудырулары  өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Азәрбайҗан Республикасы «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе кысаларында тәкъдим ителгән күп кенә предприятиеләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә.

"Бик кызыклы күргәзмә килеп чыккан. Биредә күрсәтелгәннәр зур кызыксыну уята, бигрәк тә бездә, чөнки Татарстанның күп кенә заводлары һәм предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, алар Азәрбайҗан партнерлары булып тора, – дип басым ясады илче әфәнде журналистлар белән аралашканда. – Без Россия Федерациясенең күп кенә регионнары, шул исәптән Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм хезмәттәшлек итәргә телибез. Алга таба да эшләячәкбез».

Рахман Мостафаев шулай ук билгеләп үткәнчә, БРИКС – дөнья дәрәҗәсендәге абруйлы оешма. "Минем уйлавымча, оешманың икътисад һәм бизнес өлкәсендә үсеш өчен зур потенциалы бар. Без хезмәттәшлек белән кызыксындык, моның нинди формада гамәлгә ашырылачагы бары тик бездән тора, бу хакта карар әгъза илләр тарафыннан кабул ителәчәк", – дип йомгаклады сүзен Рахман Мостафаев.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International