Казанда аккредитацияләнгән чит илләрнең генераль консуллары "Татарстанда эшләнгән" дигән күргәзмәне карадылар

2024 елның 25 октябре, җомга, 14:06

Бүген Казанда аккредитацияләнгән чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре «Татарстанда эшләнгән» дигән фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Күргәзмә БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты кысаларында уза.  

Республика парламенты бинасы каршындагы мәйданда кунаклар КАМАЗ, РИАТ һәм Соллерс компанияләре җитештергән автобусларны һәм авыр йөк машиналарын, МТЗ-Татарстан маркалы тракторларны һәм махсус авыл хуҗалыгы техникасын, Казан вертолетларын, Яшел Үзән суднолар төзү заводы катерын һәм Татарстанның сәнәгать предприятиеләре җитештерә торган башка техниканы карап чыктылар.

Дәүләт Советы фойесында Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос компанияләренең перспектив модельләре һәм серияләп җитештерелә торган продукция үрнәкләре, шулай ук Татарстан технопаркларының һәм IT-компанияләренең технологик эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән аралашканда, дипломатлар үз дәүләтләренең Россия һәм Татарстан белән сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы, спорт, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлеген тагын да киңәйтү теләге белдерделәр. 

Бүген Татарстанның сәнәгать потенциалы белән Венгрия, Иран Ислам Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Төркия Республикасы, Төрекмәнстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы Генераль консуллары танышты.

ТР Дәүләт Советы янындагы мәйданчыкта оештырылган экспозициянең эше 27 октябрьгә кадәр озайтылды. БРИКС саммиты вакытында Казанга килгән күп кенә делегацияләр әлеге экспозиция белән танышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International