Казан халкы «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе белән таныша

2024 елның 25 октябре, җомга, 17:26

БРИКС саммиты кысаларында Дәүләт Советы мәйданчыгында узган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе чит ил делегацияләре вәкилләрендә зур кызыксыну уятып кына калмыйча, казанлыларның үзләрен һәм башкала кунакларын да битараф калдырмады.

Күргәзмә ачык һавада 3 мең кв. метр мәйданны алды. Биредә Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте. Экспонатлар арасында - КАМАЗ автомобильләре, «Ансат» вертолетлары, «Аурус» автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы.  

Күргәзмә 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International