Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:24

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы үз эшен башлады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша.

Президиум утырыш каравына 19 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын икенче укылышта карау булачак.

Бишенче утырышта шулай ук муниципаль хезмәт турында, җирле үзидарә турында, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган җиде закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының бишенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 23 мәсьәлә кертеп расланды.

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 5-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»
6-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

5. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының  19 статьясына үзгәреш кертү хакында» 21-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 19 статьяларына һәм «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе белән үзара эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
16-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының  42 статьясына үзгәреш кертү хакында» 22-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 24-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 20-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 8-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 14-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәреш кертү хакында»
18-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

14. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  вәкиле турында.

15. Аерым акционер җәмгыятьләрнең идарә итү органнарында Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә эш итүче вәкилләр турында.

16. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.41 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 736449-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы вазыйфаи затының законлы эшчәнлегенә каршылык тудырган өчен җаваплылыкны арттыру өлешендә).

17. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 725023-8 номерлы федераль закон проекты турында (ведомство саклавы хезмәткәренең законлы эшчәнлегенә каршылык тудырган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

18. «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» Федераль законның 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 697517-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясенә килгән чит ил гражданнарын дактилоскопик теркәү бурычын кертү өлешендә).

19. «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» Федераль законның 27 статьясына һәм «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 722943-8 номерлы федераль закон проекты турында (чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен  Россия Федерациясенә керүгә рөхсәт бирмәү, вакытлыча яшәүгә рөхсәт һәм яшәүгә рөхсәт, шулай ук эшкә рөхсәт бирмәү өчен нигезләр исемлеген тулыландыру хакында).

20. «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 750881-8 номерлы федераль закон проекты турында (кандидатның шөгыль төре буларак үзмәшгуль статусын күрсәтү хокукы хакында).

21. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 67 һәм 78 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 778084-8 номерлы федераль закон проекты турында (чит ил гражданнары тарафыннан аларның Россия Федерациясе территориясендә булуының законлылыгын раслау һәм укырга кабул ителгәндә рус телен белүгә тест үтү кирәклеге хакында).

22. «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законның 11.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Төмән өлкәсе Думасының закон чыгару инициативасы турында.

23. Төрлесеннән.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның туры трансляциясе алып барыла.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International