Җәмәгать судьялары сайланды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:31

Бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьялары сайланды. Аларның кандидатуралары Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан тәкъдим ителде.

ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров депутатларны комитет карары белән таныштырды һәм тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы өч елга ТР җәмәгать судьялары итеп Алмаз Әхмәдиевны (ТР Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогына) һәм Луиза Халикованы (ТР Әлмәт суд районы буенча 9 нчы суд участогына), вәкаләтләр срогы чикләнмичә Анна Назарованы (ТР Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогына), Рәмис Вәлиуллинны (Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 3 нче суд участогы) һәм Алсу Минабетдинованы (ТР Питрәч суд районы буенча 1 нче суд участогына) сайлады. Дәүләт советы шулай ук ТР Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга кадәр отставкадагы судья Марина Садреевага йөкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International