СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, муниципаль районнарда спорт чараларында булдылар, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котладылар.
25
май, 2026 ел
Республикада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Бүген Арча районында фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре белән чираттагы шундый очрашу узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов үткәрде.
25
май, 2026 ел
230 меңнән артык бала республиканың сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды, анда гадәттәгечә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан депутатларга ТР Яшьләр эшләре министрлыгының балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүматын җиткерделәр. Моннан тыш, парламентарийлар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
25
май, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Арча» сәнәгать паркы предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, Марат Әхмәтов «Идел буе катнаш азык заводы» һәм «Якты көн» кооперативлары, «ТехноАрск» ҖЧҖ, «Ихлас» компаниясенең тортлар җитештерү эше белән танышты, шулай ук Эшмәкәрләр аллеясын ачуда катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ