Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:55

Бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында республика законынының  5 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.

Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Закон проекты нигезендә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең вәкаләтен вакытыннан алда туктату тәртибе төгәлләштерелә, вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату очраклары билгеләнә. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең ризалыгы таләп ителми.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International