Капиталь төзекләндерү барышында төзелеш контролен үткәрү хокукы Министрлар Кабинетына бирелә

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:04

Бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында беренче укылышта күп фатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонтны оештыру турында республика законына үзгәрешләрне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү өчен эшләнде.

Закон проекты буенча күпкатлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясау барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына төзелеш контролен үткәрү хокукы бирелә.  

Закон проектын торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров тәкъдим итте. Ул аңлатканча, агымдагы елның 1 сентябреннән Россиянең Торак кодексына үзгәрешләр үз көченә керде, аларда күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау процессында төзелеш контроле каралган.

Мондый контроль Россия Федерациясе субъекты тиешле карар кабул иткән очракта башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы яисә аңа буйсынган дәүләт учреждениесе тарафыннан уздырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International