Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законына үзгәрешләр кертелде. Закон проекты республика законнарын федераль кануннарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Закон проектын Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева тәкъдим итте. Аның әйтүенчә миграция өлкәсендә милли куркынычсызлыкның аерым мәсьәләләрен хәл итү һәм чит ил гражданнарының Россиядә яшәешен контрольдә тотуны көчәйтү максатларында агымдагы елның августында кайбер федераль законнарга үзгәрешләр кертелә.

Федераль законнар нигезендә Россия Федерациясенә килгән һәм Россиядә яшәү (яшәү) өчен законлы нигезләре булмаган чит ил гражданнары шәхси мәгълүматлары буенча контрольдә тотыла торган затлар реестрына кертелә. Шушы реестрга кертелгән көннән алып аларга карата илдән чыгару ягъни сөрү режимы кулланыла. Бу затлар дини оешманы гамәлгә куючы яки анда катнашучы була алмый. Республика законына да тиешле үзгәрешләр кертелде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мигрантлар белән бәйле мәсьәлә зур игътибар таләп итә. «Күпмилләтле республикабызда без эшне бернинди конфликтлы хәлләр булмаслык итеп җайга салырга тиеш», - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International