Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды

2024 елның 17 декабре, сишәмбе, 15:08

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның якындагы утырышында каралачак мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук 2024 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Хафиз Миргалимов үткәрде.

Утырышны ачып, Хафиз Миргалимов депутатларга кыскача КПРФ Үзәк Комитетының программа документлары һәм партия рәисе Геннадий Зюгановның агымдагы заман бурычларына багышланган чыгышы турында сөйләде.

Узып баручы 2024 елның төп нәтиҗәсе дип парламентарий сентябрьдә узган җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларны атады. Хафиз Миргалимов әйтүенчә, бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәләре республика сайлаучыларының партиягә югары ышанычын күрсәтте. "2025 елда Татарстан Рәисен һәм җирле дәрәҗәдәге депутатларны сайлау буенча сайлау компаниясе бездән өстәмә көч һәм активлык таләп итә, – дип белдерде ул. – Махсус хәрби операция барган шартларында безнең җәмгыять Ватан азатлыгы һәм суверенитеты өчен бердәм булырга тиеш".

Фракция утырышында республиканың сайлау округлары буенча депутатларны беркетү, муниципаль районнарда депутат ярдәмчеләренең эшен оештыру, депутат эшчәнлеге турында хисап мәгълүматын тапшыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International