Дәүләт Советы утырышында гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы доклад тәкъдим ителде

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 13:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга республика Министрлар Кабинетының Гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы доклады тәкъдим ителде. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин чыгыш ясады.

Министр сүзләренә караганда, Татарстанда халыкка медицина ярдәмен 70 меңгә якын медицина хезмәткәре күрсәтә, шул исәптән 19 мең табиб, 43 меңнән артык урта медицина хезмәткәре һәм 5 меңнән артык кече медицина персоналы вәкилләре.

"Гражданнар һәм ил иминлегенең иң мөһим база күрсәткече – кешенең гомер озынлыгы, – дип искәртте Марсель Миңнуллин. – Бу елның 11 ае йомгаклары буенча республикада гомер озынлыгы 74,5 ел дип көтелә. Гомуми үлүчеләр саны – 1000 кешегә 11,3 очрак. Шул ук вакытта халык составы үзгәрде − 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк халык өлеше арта».

Марсель Миңнуллин билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе субъектлары арасында республика демографик күрсәткечләр буенча алда бара. 2024 елга Татарстанда сәламәтлек саклау тарихында сабыйлар үлеме күрсәткече буенча тарихи минимумга ирешелде.

Күчмә мобиль комплексларның эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм фельдшер-акушерлык пунктларының эшен камилләштерү чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2024 елда авыл халкының үлү күрсәткечен 1000 кешегә 13 очракка кадәр киметүгә ирешелде.

Хезмәт яшендәге кешеләрнең үлү очракларын киметү, аларны анализлау һәм проблемаларны хәл итүгә зур игътибар бирелә. Эшкә яраклы яшьтә үлүчеләрнең 80% диярлек ир-атларга туры килә. 40-65 яшьлек ир-атлар үлеменең төп сәбәпләре социаль әһәмиятле авырулар, шул исәптән алкогольне артык куллану. "Махсуслаштырылган наркологик ярдәмгә, дәвалау һәм тернәкләндерү чараларына мохтаҗ затларны максималь колачлау буенча эшнең яңа формаларының берсе булып аноним наркологик паспорт тора, аның нигезендә зарарлы гадәттән баш тартуга юнәлдерелгән дәвалау һәм профилактика эше алып барыла»,  –  дип белдерде министр.

Марсель Миңнуллин үлем белән көрәштә профилактик чараларның төп ысул булуын әйтте. Әгәр 2022 елда һөнәри караулар халыкның 55% ын колачлаган булса,  ә 2024 елда инде 73%. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мониторингында булган субъектлар арасында Татарстан «яшел зона»да урнашкан. 2022 ел белән чагыштырганда республикада яшәүчеләрдән 5,5 мәртәбә күбрәк диспансеризация узган. «Сәнәгать диспансеризациясе» проектын тормышка ашыру белән республиканың 66 медицина оешмасы шөгыльләнә. 11 айда 135,3 мең  эшче-хезмәткәр медицина тикшерүе узган.

2024 елда авыл районнарында һәм шәһәрләрдә профилактик ярдәм күрсәтүнең яңа моделе кертелде  –  «медицина ярдәме пациентка бара». Медицина эшчәнлегенең җитешмәгән төрләре буенча үзәк район хастаханәсеннән медицина бригадаларының ФАПларга чыгуы оештырыла, «Флюмамм» күчмә мобиль комплекслары флюорография һәм маммография үткәрә. Шәһәр поликлиникаларында диспансеризация узу өчен  махсус бүлекчәләр оештырыла.  . Быел мобиль поликлиникаларда 50 меңгә якын авыл кешесе каралган.

Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, республикада онкология профилендәге пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүнең кластер принцибы формалаштырылган, махсус амбулатор-сырхауханә, хирургия медицина ярдәме, шешкә каршы дару терапиясе, радиотерапия алу мөмкинлеге һәм сыйфаты арткан. Ел саен республикада яман шеш авыруының 18 меңнән артык очрагы ачыклана. «2024 елның 20 декабрендә Татарстанда беренче тапкыр соңгы буын медицина роботын кулланып операция ясалды, бу республикада югары технологияле медицина ярдәменең яңа этабын билгели,  –  дип белдерде сәламәтлек саклау министры.  –  Республика клиник онкология диспансерында простата яман шеше очрагында робот простатэктомиясе башкарылды. 2025 елга 100 робот операциясе планлаштырылган».

Татарстанда шулай ук бавыр, бөер һәм йөрәк, сөяк миен трансплантацияләү буенча уңышлы операцияләр үткәрелә. «Трансплантация еш кына гражданнарның гомерен саклап калу һәм сәламәтлеген торгызуның бердәнбер чарасы булып тора»,  – дип ассызыклады Татарстан сәламәтлек саклау министры һәм медицинаның бу юнәлештә үсәчәгенә ышаныч белдерде.

Марсель Миңнуллин сәламәтлек саклау системасының өстенлекле юнәлешләренең берсе дип махсус операциядә катнашучыларга, демобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтүне атады. Аның сүзләренә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү буенча җаваплылык үзәкләре итеп Республика клиник хастаханәсе, Казанда                        М.Н. Садыйков исемендәге 7нче  шәһәр хастаханәсе  һәм Чаллыда сугыш ветераннары өчен госпиталь билгеләнгән. Шулай ук бу категория гражданнарга медицина ярдәме амбулатор һәм стационар шартларда күрсәтелә, тәүлек буе эшли торган 460 койка җәелдерелгән, республиканың медицина оешмаларының 70 кабинетында медицина-психологик консультация бирелә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның һәм һәлак булганнарның гаиләләре әгъзаларына психологик-психиатрик ярдәмне оештыру «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Әлеге мәгълүмат буенча фикер алышуда депутатлар Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин, Мансур Гарифуллин, Альберт Яһудин, Ольга Воронова һәм Николай Атласов катнашты. Алар дәваланганнан соң авыруларны тернәкләндерү сроклары, аерым категория кешеләрне диспансерлаштыру перспективалары, инсульт белән авыручыларны тернәкләндерү пунктларыннан файдалану чаралары, яман шеш белән авыручыларны дәвалау учреждениеләрен киңәйтү планнары, балаларга стоматологик ярдәм күрсәтү буенча министрлык чаралары белән кызыксындылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International