Инвестпроектларда катнашучылар өчен табышка салым 25%ка кадәр артачак

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта төбәк инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында республика законының 2 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, документны тәкъдим иткәндә, закон проектының Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнүен билгеләп үтте. "Аерым алганда, исәп-хисапларда кулланыла торган керемгә салым буенча ставка күләме 25% ка кадәр арта, – диде ул. – Шул ук вакытта 10% күләмендәге ташламалы ставка үзгәрешсез кала".

Шулай ук 50 дән 500 млн сумга кадәр капитал салулар күләме булган төбәк инвестиция проектларында катнашучылар өчен 2026 елның 31 декабреннән соң түбәнәйтелгән салым ставкасын куллану буенча чикләүләр бетерелде.

Закон проекты «Татарстан Республикасы территориясендә региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында» 2022 елның 21 мартындагы 11-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына тиешле үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Региональ салым преференцияләре гамәлдәге предприятиеләрнең «акселерациясен» тәэмин итәргә һәм ресурслардан югары нәтиҗәле файдаланучы яңа компанияләр барлыкка килү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа эш урыннары булдырылачак, димәк, берләштерелгән бюджетка физик затлар кеременә салым күләме артачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International