Кайбер тармаклар өчен «гадиләштерелгән» салым ташламалары озайтыла

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:10

Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ 2026 елга кадәр «Керемнәр минус чыгымнар» схемасы буенча эшләгәндә аерым преференцияләрне озайта.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес республиканың социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Кече һәм урта предприятиеләр икътисадый үсешкә, фәнни-техник эшчәнлекне үстерүне тизләтүгә, өстәмә эш урыннары булдыруга, кулланучылар базарын тиешле сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүгә ярдәм итә.

Закон проекты тарафыннан эшкәртү производствосы, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү, төзелеш кебек икътисадый эшчәнлек төрләре буенча «Керемнәр минус чыгымнар» объекты белән салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен 2026 елның 1 гыйнварына кадәр 5% киметелгән салым ставкасын озайту тәкъдим ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International