Махсус операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү бер елга озайтылды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:13

Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. 

Закон проектында контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәрен түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәмнең аерым чараларын алу хокукын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайту күздә тотыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International