Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры «Приоритет-2030» программасы кысаларында университетта башкарыла торган эш турында сөйләде

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:19

Бүген Дәүләт Советының алтынчы утырышында 2024 елда Казан милли тикшеренү технология университетында (КНИТУ - КХТИ) «Приоритет – 2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде. Парламентарийлар алдында университет ректоры Юрий Казаков чыгыш ясады.

"Хәзерге вакытта университетта 1203 укытучы эшли, шуларның 214е фән докторы, ә 763е – фән кандидаты исеменә ия,  – дип белдерде Юрий Казаков. –  2023/24 уку елында югары белем бирү программалары буенча 20 меңнән артык кеше укыды, 4 меңнән артык белгеч чыгарылды, моннан тыш, КНИТУ һәм филиалларның өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасында 12 меңгә якын кеше үз квалификациясен күтәрде».

Быел университетта 408 югары һәм урта һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Студентларны практик әзерләү өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре белән 1750 дән артык килешү төзелгән, узган уку елында 3 меңнән артык укучы практика узган.

Фән һәм проектлау турында сөйләгәндә, Юрий Казаков 2024 елда галимнәр тарафыннан 1,5 млрд сумлык фәнни тикшеренүләр үткәрелгәнлеген әйтте, аларны финанслауның төп чыганаклары булып предприятиеләр, министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни-техник эшчәнлек фондлары тора.

Юрий Казаков әйтүенчә, быел вузда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру өчен яңа лабораторияләр һәм үзәкләр ачылган. Алар ярдәмендә университетта сәнәгатькә бик кирәк булган перспективалы инновацион люминесцент композицион материаллар булдыру мөмкинлеге барлыкка килгән. Шулай ук 2023/24 уку елында КНИТУның 60тан артык студенты һәм яшь галиме «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында оештырылган «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүче булган.   

«Бу чараларның барысы да университетны тәмамлаганнан соң укучыларыбызга эшне уңышлы табарга ярдәм итә, – дип басым ясады Юрий Казаков, – 2023 елда безнең университетны тәмамлап рәсми рәвештә эшкә урнашкан чыгарылыш өлеше 75% тәшкил итте, ә оборона юнәлешләре буенча белгечлек буенча – 83%».  

КНИТУ-КХТИ үсеше проектларын гамәлгә ашыру турында тәфсилле хисапны тыңлаганнан соң, Дәүләт Советы депутатлары Казан милли тикшеренү технология университетының республиканың фәнни-технологик үсешенә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлешен, сәнәгать өлкәсе өчен кадрларның квалификациясен күтәрүдә һәм яңадан әзерләүдә актив катнашуын билгеләп үттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International