Республика кунакханәләренә салым ташламалары биреләчәк

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:51

Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ «өч йолдыз»категориясе булган кунакханәләргә салым ташламаларын күздә тота.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, оешмалар мөлкәтенә салым турындагы республика законының 3 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проекты кунакханәләрдә вакытлыча яшәү урыннары бирү буенча хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән мөлкәткә карата оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында эшләнгән.

Салым ташламасы 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган, «өч йолдыз» категориясе һәм аннан югарырак булган һәм номер фонды 50 һәм аннан югарырак булган кунакханәләргә кагыла.

Закон проекты күрсәтелгән мөлкәт объекты эксплуатациягә кертелгән айдан соң килүче айның 1 числосыннан башлап, аерым исәпкә алу алып барылган очракта, 10 елга мөлкәткә салымнан азат итү рәвешендә салым ташламасы бирүне күздә тота.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International