Түләүле юлларда түләнмичә йөргән өчен штрафлар кертелә

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 16:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, аның нигезендә республикада түләүле юллардан түләмичә йөргән өчен штрафлар кертелә.

Әзерләнгән закон проекты белән Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 5.9 статьясында гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юллары, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының түләүле участоклары (гомуми файдаланудагы федераль әһәмияттәге түләүле автомобиль юлларыннан, гомуми файдаланудагы федераль әһәмиятле автомобиль юлларының түләүле участокларыннан тыш) буйлап транспорт чарасы йөрү тәртибен үтәмәгән йә региональ хокукый актларда билгеләнгәннән кимрәк күләмдә түләү кертү йә түләүле автомобиль юллары буйлап йөргән өчен түләү срогыннан соңрак түләгән өчен җаваплылык карала.

Закон проектында каралган штрафлар күләме РФ Административ хокук бозулар кодексында билгеләгән штрафлар күләменә туры килә һәм 5 мең сум күләмендә штраф салына торган йөк һәм автобуслардан кала барлык транспорт чаралары өчен 1 500 сум тәшкил итә.

Административ хокук бозуларны автоматик режимда эшләүче фото - һәм кино төшерү, видеога яздыру функцияләре булган махсус техник чаралар яки фото - һәм кино төшерү, видеога яздыру чаралары ярдәмендә теркәп барылачак.

Административ хокук бозулар турындагы эшләр транспорт комплексында дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан каралачак

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International