2024 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты арта

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 17:00

Бүген Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

ТР Территориаль ММИФ директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, закон проекты 2024 елга фонд бюджеты керемнәрен 247,5 млн сумга һәм чыгымнарны 246,7 млн сумга арттыруны күздә тота.

2024 елга керемнәр өстеннән чыгымнарның артуы 1,1 млн сум тәшкил итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International