Дәүләт Советының Россия субъектлары һәм башка дәүләтләр парламентлары белән хезмәттәшлек планы расланды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:47

Бүген депутатлар 2024 елда Татарстан парламентының Россия субъектларының закон чыгару органнары белән парламентара элемтәләрне ныгыту буенча эшенә йомгак ясадылар, шулай ук 2025 елга Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын расладылар.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ассызыклаганча, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, темпларны киметмичә, парламентара элемтәләрне динамик рәвештә үстерүне дәвам итә. Хәзерге вакытта комитет рәисе сүзләренә караганда, Россия Федерациясенең 37 субъекты белән парламентара хезмәттәшлек турында 44 килешү, дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән 2 килешү, чит ил партнерлары белән 11 килешү һәм беркетмә төзелгән һәм үз көченә ия.

Бүген парламентарийлар 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын расладылар. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, документ Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты, комитетлар һәм Дәүләт Советы Аппараты тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән. План проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралган һәм хупланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International