Фәрит Мөхәммәтшин Биектау бистәсеннән Әлфинәнең Яңа ел теләген үтәде

2025 елның 19 гыйнвары, якшәмбе, 18:51

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биектау бистәсеннән унике яшьлек кызның яңа ел хыялын чынга ашырды. Әлфина циркка барып, артистларның сәхнә артында тамашага әзерләнүләрен күрергә теләк белдергән була.  

Әлфинәгә бүген цирк сәхнәсе буйлап экскурсия оештырдылар. Кыз цирктагы хайваннарны күрде, дрессировщиклар һәм артистлар, сәхнә эшчеләре белән аралашты.

Әлфина циркның үзенчәлекле дөнья, зур тату гаилә булуына, тамаша вакытында сәхнә артында өзлексез тырыш хезмәт куелуына инанды.

Цирк директоры Эльмира Булатова Әлфинәгә  - Казан дәүләт циркының яңа проектына чакыру билетлары бүләк итте. Шулай булгач, Казан циркы белән танышу якын арада дәвам итәчәк. "Хыяллар тормышка ашарга тиеш!"- диде Эльмира Булатова.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле гамәлдә. Ул ел саен бөтен Россия буенча изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Акцияне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән алты ел эчендә 210 меңнән артык баланың Кыш бабайга язган  теләуләре үтәлгән.

Быел акция 2024 елның 15 ноябреннәнә алып 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. «Теләкләр чыршысы» кысаларында махсус операциядә катнашучыларның балалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, ятим калган балаларның, аз керемле гаиләләрдәге, шулай ук ДНР, ЛНР территориясендә яшәүче балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International