Фәрит Мөхәммәтшин "Ел студенты – 2024" конкурсында җиңүчегә гран-при тапшырды

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә, 21:15

Бүген, Россия студентлары көнендә, "Пирамида" мәдәни – күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасының Ел студенты-2024» Республика премиясе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конкурс җиңүчесе,  В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткинага гран-при тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин студентларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Татарстанның талантлы һәм актив яшьләре өчен һәрвакыт юллар ачык булуын билгеләп үтте. "Бездә чын-чынлап студентлар республикасы, Татарстан югары уку йортларында 150 меңнән артык яшь кеше укый, шул исәптән башка илләрдән дә, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе. - Мин республикада студентларга уку һәм шәхси потенциалны үстерү өчен менә дигән шартлар тудырылуына чын күңелдән шатланам. Сез - бәхетле кешеләр, чөнки Татарстан югары уку йортларында алган һөнәрләрегез һәм белемнәрегез белән сезне үзегезне күрсәтә алырлык предприятиеләрдә һәм оешмаларда түземсезлек белән көтәчәкләр».

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә укуларында уңышлар, яңа дуслар һәм нык сәламәтлек теләде. «Мондый очрашулар яшьләребезнең республика икътисадын ныгытуга һәм аның данын арттыруга юнәлтелгән көчен берләштерә, күрсәтә", - дип ассызыклады ул.

"Ел студенты-2024" республика конкурсының абсолют җиңүчесе, Гран - при иясе В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткина булды.

Җавап сүзендә Светлана Вяткина республика җитәкчелегенә һәм үзенең педагогларына рәхмәт белдерде. «Мин конкурста җиңүемә бик шат һәм шундый шәп һәм инновацион төбәктә яшәвем һәм үсүем белән бәхетле", - диде ул.

Конкурста 198 студент катнашты, алар 20 номинациядә көч сынаштылар. 11 көн эчендә катнашучылар 51 сынау үттеләр, үзләренең осталыкларын һәм казанышларын күрсәттеләр. Көндезге этап биремнәре арасында әңгәмәләр, тестлар, мастер-класслар, үз-үзләрен тәкъдим итү, кейслар һәм башкаларбар иде.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнарны РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Россия Федерациясе Герое, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская,  ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов тапшырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International