Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» коллегиясендә: «Сезнең төп бурычыгыз – республика тормышын вакытында, гадел һәм дөрес итеп яктырту»

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе, 16:24

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика тормышын вакытында, гадел һәм дөрес итеп яктырту, мәгълүматны Татарстанның дүрт миллионлы халкына җиткерү бурычын куйды. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың журналистлар корпусы вәкилләре катнашында утырыш Казан ИТ-паркында узды. 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2024 елдагы эше турында агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады.

Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, узган елда Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының төп темалары – патриотизм һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. «Без бик бай, эмоциональ ел яшәдек, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстандагы кайбер зур халыкара вакыйгалар, сайлау кампанияләре, Гаилә елы һәм, әлбәттә, дәвам итә торган махсус хәрби операция – болар барысы да, ничек кенә булмасын, медиа тармакка йогынты ясады. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү республиканың мәгълүмат кырында төп юнәлешләрнең берсе булып кала. Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бастырылган патриотизм, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, контракт хезмәтенә җыю темаларына кагылышлы материаллар саны 83 меңнән артып китте, ә аларның гомуми карау саны – 137 миллионнан артык. Мәгълүмат кампаниясендә 350дән артык массакүләм мәгълүмат чаралары аккаунты һәм шәһәр бергәлекләренең 150дән артык паблигы җәлеп ителгән».

Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, быел безнең ил һәм республика Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. «Игълан ителгән Ватанны саклаучылар елын югары дәрәҗәдә яктырту мөһим, – дип басым ясады ул, – һәр редакциядән тематик елны яктырту өчен индивидуаль медиа план төзүләрен сорыйм».

Республика агентлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, тагын бер актуаль бурыч  –  террорчылыкка каршы көрәшне яктырту һәм экстремизмга юл куймау. «2024 елда 3200 мәгълүмати материал бастырылган, бу узган елга караганда 21% ка күбрәк. ММЧ челтәр басмаларында һәм социаль челтәрләрдә инфографика,  белешмәлек  һәм карточкалар эшләү һәм тарату оештырылган. Алга таба профилактик эшне камилләштерергә кирәк, шул исәптән мәгълүмати технологияләр кулланып мошенниклыкка, инфраструктура объектларында диверсияләр кылу буенча провокацияләргә каршы, террорчылык янаулары очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык чаралары турында сөйләргә кирәк»,  –  дип басым ясап әйтте Айдар Сәлимгәрәев. 

Ул шулай ук республиканың мәгълүмат киңлегенең хәзерге торышын анализлады, мәгълүмат алуның традицион каналларына кызыксынуның кимүен, төрле яңалыклар чыганакларына, шул исәптән мессенджерларга, экспертларга, политологларга, интернет-массакүләм мәгълүмат чараларына ышанычның үзгәрүен билгеләп үтте.

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәзерге шартларда журналистлар эшенең җаваплылыгын арттыру турында искәртте.

"Медиа чынбарлыкны формалаштыруда төп роль уйный, – дип ассызыклады ул, – журналистлар яңалыклар көн тәртибен һәм җәмәгатьчелек фикерен билгели. Чын журналистика – ул сенсация артыннан куу түгел, бәлки җәмгыять алдында җаваплылык. Һәр басма артында кешеләр тормышы, аларның язмышы һәм иминлеге тора».

Оператив мәгълүмат бирү, объективлыкны саклап калу – бу бурыч, Әсгать Сәфәров әйтүенчә, бүген аеруча актуаль. «Пилотсыз очкычлар килү мизгеле төшерелгән видеоларны тиражлау һәм заводлардагы техник яктырту фотосурәтләрен янгын дип күрсәтү  – зур җавапсызлык. Нәрсәне дә булса бастырып чыгарганчы үз алдыңа шундый сорау куярга кирәк: бу кемгә ярдәм итәр, кешеләргә ничек тәэсир итәр, җәмгыять өчен куркыныч түгелме? Хаклык тавышы булыгыз, үз эшегезне җаваплылык белән һәм кешеләр турында кайгыртып башкарыгыз!»  – диде  ул.

2025 елга республика җитәкчелеге тарафыннан тармак алдына куелган бурычларны билгеләп, Әсгать Сәфәров җирле массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү, яшьләр контентын активлаштыру, тармак өчен, бигрәк тә милли массакүләм мәгълүмат чаралары өчен профессиональ кадрлар әзерләү, шулай ук Татарстан Рәисен сайлауларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.

Заманча видеокиңлектә эшләү бик катлаулы һәм «гаять зур компетенцияләр таләп итә», дип саный ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» ТРК АҖ генераль директоры Илшат Әминов. Ул шулай ук татар стриминг платформасын булдыру кирәклеге турында да әйтте. Элегрәк бу хакта республикада сөйләшүләр алып барылган иде инде. «Без татар стриминг платформасын булдырырга кирәк дигән сорау куярга телибез, чөнки видео куллану характеры бик тиз үзгәрә. Һәм ул гамәлдәге заманча видео куллану соравы буенча төрле контент тәкъдим итәргә тиеш», – дип ассызыклады Илшат Әминов.

Республика Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Халиков исемендәге Археология институты һәм «Миллиард.Татар» лекториясенең уртак проектының мөһимлеген билгеләп үтте. «Быел «Татмедиа» агентлыгы ярдәмендә әлеге проект кысаларында актуаль фәнни темалар эшләргә планлаштырабыз, анда социаль челтәрләр өчен популяр форматларда материаллар әзерләнә, аннары алар киң аудиториягә чыгарыла», – дип белдерде  ТР Фәннәр академиясе башлыгы.

Утырышка йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2024 елдагы эшен югары бәяләде. «Журналистлар бик җаваплы участокта эшли, һәм без республика халкына, тыңлаучыларыгызга, укучыларыгызга һәм тамашачыларыгызга дәүләт хакимияте органнарының мөһим карарларын җиткерүегез өчен рәхмәтле, – дип билгеләп үтте ул. – Җиткереп кенә калмыйсыз, бу карарларның максатын аңлатасыз, комментарийлар да бирәсез».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, узган ел катлаулы булды, республика җитәкчелеге куйган барлык бурычлар, шул исәптән журналистлар корпусы эше нәтиҗәсендә дә, үтәлде.

Парламент җитәкчесе район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларына аерым рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы вакытта контент куллану мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм Интернет ягына авышса да, газета һәм телепрограммаларның һәрвакыт үз укучылары һәм тамашачылары булачак. «Мин үзем газеталар укыйм, яңалыкларны телевизордан карарга тырышам", –  диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең игътибарын авыл халкының тормышын яктырту зарурлыгына юнәлтте. «Кеше саны кимүгә һәм картаюга карамастан, авыл халкы актив эшләвен дәвам итә һәм республикабызны төп продуктлар белән тәэмин итә, моннан тыш, нәкъ менә авылда күпмилләтле халкыбызның мәдәнияте һәм традицияләре саклана, – диде парламент җитәкчесе. – Шуңа күрә журналистлардан авыл кешеләре һәм аларның авыр хезмәтләре турында күбрәк сөйләүләрен сорыйм».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, яшьләр белән эшләүгә дә аерым игътибар бирергә, аларны патриотизм рухында тәрбияләргә, яңа уңышларга ирешү эшендә татарстанлыларны берләштерүгә ирешергә кирәк.       

Коллегия ахырында дәүләт, хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International