Республиканың барлык мәктәпләрендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре узачак

2025 елның 4 феврале, сишәмбе, 14:19

Ике атна дәвамында, 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре узачак. Дәрес Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда 2025 елгы парламент дәресенә старт бирелде. Бүген шулай ук педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

Семинар эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,  Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов катнашты. «Парламент дәресе - 2025»не оештыру һәм уздыру буенча эшче төркем җитәкчесе, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева чараның модераторы булды. Дәүләт Советының рәсми сайтында, RuTube видеохостингында, шулай ук парламентның ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында чараның турыдан-туры трансляциясе алып барылды.      

«Мондый очрашуларны без ел саен парламент дәресләре башланыр алдыннан уздырабыз, дәреснең тематикасы һәм методикасы турында фикер алышабыз, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашабыз, – дип басым ясады  Ирина Терентьева, семинарны ачып. – Мин 2009 елдан,  ТР Мәгарифне үстерү институты һәм республика Дәүләт Советы тарафыннан «Парламент дәресе» мәгариф проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле безнең белән эшләүче педагогларны сәламләвемә шатмын. Әлбәттә, без ел саен проектка кушылучы, проектны киңәйтүче һәм хокукый агартуны пропагандалаучы педагогик бергәлек вәкилләренә рәхмәтлебез».

Ирина Терентьева шулай ук искәрткәнчә, парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре буенча республика конкурслары үткәрелә. Быел алар 3 февральдән 31 мартка кадәр уза. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. «Сезне һәм укучыларыгызны конкурсларда актив катнашырга чакырам, – дип мөрәҗәгать итте Ирина Терентьева педагогларга, – конкурсларга нәтиҗәләр быел апрель аенда ясалачак».     

Республика мәктәпләрендә патриотик тәрбия бирү чаралары турындагы мәгълүмат белән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. "Патриотик тәрбия яшьләрдә Ватанга мәхәббәт формалаштыруда төп роль уйный, – дип белдерде ул. – Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез, шуңа күрә 2025 елгы парламент дәресенең бу темага багышлануы символик мәгънәгә ия. Мәңгелек хәтер халкыбызны ныгыта, төрле буын вәкилләренә үзләрен бер һәм бердәм милләт итеп тоярга ярдәм итә».

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, республиканың барлык мәгариф оешмалары патриотик тәрбия системасы белән интеграцияләнгән, гражданлык, Ватанга хезмәт итү һәм буыннар дәвамчанлыгы принципларына таяналар. Ул шулай ук дәрестән тыш уздырыла торган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»,   мәктәп спорт клублары, театрлар, музейлар, «Россия бөркете» программасы аша белем бирү процессына өстәмә белем бирүнең интеграциясе турында сөйләде. Төп тәрбия чараларының берсе булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын күтәрү һәм шул үк вакытта дәүләт гимннарын башкару тантанасы тора.

Үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлешләреннән берсе дип министр «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтен атады. Республикада әлеге хәрәкәтнең җирле бүлекчәләренең 49 штабында 1,2 меңнән артык яшь армия отряды исәпләнә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәләренең еллык смотр-конкурсында беренче урынны алган.

Гражданлык һәм патриотизмны формалаштыру буенча кадет мәктәпләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте зур эш алып бара.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры вазыйфаларын башкаручы Раил Фәхретдинов чыгышында Россия дәүләте үсешенең тарихи ретроспективасы тәкъдим ителде.  Аның искәртүенчә, Россиянең иң яңа тарихында беренче тапкыр «героик һәм фаҗигале битләре булган Россия тарихының бөеклеге тарихи фактларны бозуга юл куймаска мәҗбүр итә» дигән фикер 1994 елда имзаланган иҗтимагый килешүдә үк формалаштырылган. «Шуннан бирле Ватанга мәхәббәт, җәмгыять иреге һәм әхлакый бурыч, иҗади хезмәт, гомумкешелек кыйммәтләре, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының рухи һәм әхлакый традицияләре чыннан да аны торгызуның нигезе булды, – диде Раил Фәхретдинов. – бүген нәкъ менә безнең Ватаныбыз, кешелек цивилизациясенең гуманистик нигезләрен саклау миссиясен үз өстенә алып, яңа гадел дөнья тәртибе формалаштыру үзәге булып тора».

Семинарда катнашучылар «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдиновны кызыксынып тыңладылар, ул үзенең махсус хәрби операциядә катнашучы турында язган «Үлемнән бер адым алдарак» дип аталган документаль повесте турында сөйләде.

2025 елгы Парламент дәресен үткәрүгә методик тәкъдимнәр белән педагогларны ТР Мәгарифне үстерү институтының заманча мәгариф технологияләре һәм укыту эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире Дмитрий Улбутов таныштырды.

Мәктәптә яшь гражданнарга хокукый белем бирүдә һәм патриотик тәрбия бирүдә яңа методикаларны уңышлы гамәлгә ашыручы педагоглар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. П.А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбе директоры Дмитрий Челышев һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 179 нчы гимназия директоры, педагогика фәннәре кандидаты Эльвира Наумова традицияләрне саклау, балаларда  Ватан язмышына, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә катнашы барлыгын аңлау хисе тәрбияләү дәресләре турында сөйләделәр.

Семинардан соң педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International