Комитет утырышында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды

2025 елның 11 феврале, сишәмбе, 16:36

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Парламентарийлар азык-төлек иминлеге буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңлады, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында республикада эшләнелгән эшләр белән таныштылар. Моннан тыш, депутатлар Экология һәм Җир кодексларына үзгәрешләр кертү турындагы республика закон проектларын карады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов республикада азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә  ирешүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында  сөйләде.

«2030 елга һәм 2036 елга кадәр якын киләчәктә ил үсешенең 7 милли максатына ирешүгә юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады», - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, 2030 елга илдә Агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүне кимендә 25% ка, ә экспортны 1,5 мәртәбәгә арттыру планлаштырыла. Шулай ук ул «АПКда кадрлар» яңа Федераль проекты агросәнәгать комплексында Кеше капиталын үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. 2025 – 2027 елларда проектка 3,4 млрд сум финанслар бүлеп бирелгән. “Федераль проект кысаларында агымдагы елга урта һөнәри белем бирү объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, модернизацияләү һәм җиһазлау, республика районнарында гомуми белем мәктәпләре базасында агротехнологик класслар булдыру чыгымнарының 90% дәүләт хисабына каплау каралган. - дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов, - моннан тыш, агросәнәгать комплексында мөһим проектлар өстендә эшләүче галимнәр һәм укытучылар өчен торак төзү яки сатып алу мөмкинлеге бирелә, югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләренә һәм авыл мәктәпләрендә агрокласслар укытучыларына өстәмә түләүләр каралган».

Марсель Мәхмүтов шулай ук 2024 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Финанслауның гомуми күләме 5,3 млрд сум тәшкил итә, бу акчалар авылда 128 гаилә өчен торак төзүгә, компактлы торак төзелеше буенча 1 проектны гамәлгә ашыруга, 93 җәмәгать ял итү урынын төзекләндерергә, 8 социаль-мәдәни көнкүреш объектына һәм агросәнәгать комплексларына 37 чакрым автомобиль юлларын норматив хәлгә кертергә мөмкинлек биргән.

Агымдагы елда әлеге программаны гамәлгә ашыруга 4,1 млрд сум финанслар каралган. Бу акчаларга 5,6 мең квадрат метр торак төзү, Кукмара, Минзәлә, Буа һәм Әгерҗедә мәктәпләр төзү, Апас, Балык Бистәсе, Байлар Сабасында балалар бакчалары төзү, шулай ук Мамадышта мәдәният йортын яңарту, Саба районының Шәмәрдән авылында лицейга капиталь ремонт ясау һәм башка эшләр  планлаштырыла.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча фикер алышу вакытында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикада сайлап алынган 32 төп торак пунктка игътибар итте. Аларда инфраструктураны тиз арада үстерү күздә тотыла. Марат Әхмәтов, төп торак пунктларның күбесе район үзәкләре булуына ризасызлыгын белдерде, авылларны үстерү ысулларын эзләү, авылда  торакны ташламалы программалар аша сатып алуга мөмкинлекләр булдыру кирәк диде ул.  "Авыл халкына ташламалы программалар буенча торак сатып алу механизмнары катлаулы, алар гап-гади авылда өр-яңа йорт сатып алу мөмкинлеге бирми, бу мәсьәләләрне җайга салырга кирәк", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Комитет Татарстанда азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә ирешүгә юнәлдерелгән илкүләм проектлар һәм «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны игътибарга алды.

Профильле комитет рәисе Азат Хамаев республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» канун проектын тәкъдим итте. Үзгәрешләр РФ субъектларының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге вәкаләтләренә кагыла. Документ буенча төбәкләр, кече һәм урта бизнес субъектларыннан кала,  башка компанияләрнең калдыкларын утильләштерүгә нормалар һәм чикләүләр билгеләү хокукыннан азат ителә.

Бүген комитет утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы Җир кодексының 281 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады, анда нефть продуктлары һәм газ өчен торбаүткәргечләр тирәсендә махсус зоналар булдыру һәм бетерү кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим ителә. Закон проектын парламентның киләсе утырышында карау планлаштырыла.

Комитет Дәүләт Советына аны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International