Республика балалар клиник хастаханәсендә Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды

2025 елның 11 феврале, сишәмбе, 16:42

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында депутатлар яшүсмерләргә медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук балаларга стоматология ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук республика Хисап палатасының хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чаралары өлешендәге аудит нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан комитет әгъзалары, республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зыяатдинов озатуында, кабул итү-диагностика бүлеге, реанимация-консультация үзәге, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге, яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге, Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина тернәкләндерү бүлеге эшләре белән таныштылар.

"Сез беләсез, Бездә федераль илкүләм проектлар эшли. Билгеле булганча, «Демография» илкүләм проекты «Гаилә, яшьләр һәм балалар» проекты белән алмаштырылган. Һәм, әлбәттә, күрсәткечләр барыбер төп булып кала – бу туучылар санының артуы, демографик күрсәткечләрнең артуы, үлүчеләр санының кимүе. Демографик вәзгыятькә булачак яшүсмерләр йогынты ясаячак, шуңа күрә бу мәсьәләне карау мөһим, – диде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова журналистлар белән аралашканда. – Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм тагын 27 муниципаль берәмлектә яшүсмерләр кабинетлары эшли, барлык балалар поликлиникаларында яшүсмерләр табиблары бар. Медицина реабилитациясе системасы республика балалар клиник хастаханәсендә югары дәрәҗәдә оештырылган. Кызганычка каршы, авырудан соң читтән торып күзәтү таләп ителә торган очраклар да бар. Һәм монда безгә дәвалау гына түгел, ә аннары тернәкләндерү үткәрү дә мөһим».

Комитет утырышында яшүсмерләргә, шулай ук балаларга стоматология ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу дәвам итте. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге 118 042 балигъ булмаган бала теркәлгән. Яшүсмерләр өлеше балалар санының 13,8 процентын тәшкил итә (0 яшьтән 17 яшькә кадәр).

Яшүсмерләр арасында беренчел авыру дәрәҗәсе 2023 ел белән чагыштырганда 4,2 процентка кимегән. Авырулар арасында яшүсмерләрдә сулыш һәм ашкайнату органнары авырулары, җәрәхәтләр һәм агулану, күз авырулары, тире авырулары күпчелекне тәшкил итә. 2023 елда 107 827 яшүсмер диспансер исәбендә торган. Биш ел эчендә психик тайпылышлар буенча беренчел авырулар саны – 27,1 процентка, сулыш органнары авырулары – 18 процентка, кан һәм кан барлыкка китерү системасы авырулары – 15,5 процентка, нерв системасы авырулары – 13 процентка арткан.

2023 елда яшүсмерләрнең 99,5% профилактик тикшерү узган. Соңгы 5 елда сау-сәламәт яшүсмерләр өлеше арткан һәм 2023 елда 14,3% тәшкил итте, III – V төркем хроник авырулары булган балалар - 18,6%

Балаларга стоматология ярдәме күрсәтү турындагы мәгълүмат белән Министрлыкның штаттан тыш баш белгече стоматолог Наилә Шәймиева чыгыш ясады.  Узган ел республика балалар клиник хастаханәсенең яңак-бит бүлеге базасында гомуми анестезия астында 739 балага стоматология ярдәм күрсәтелгән, шуларның 636сы – инвалид балаларга.

Фикер алышуга күчеп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов яшүсмерләрдә психик авырулар саны артуга, медицина учреждениеләрендә яшүсмерләр кабинетлары җитмәүгә борчылуын белдерде. Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тешләрне дәвалауга чиратлар булуын әйттеләр.

Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков 2021-2024 елларда хатын-  кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән территориаль ММИФ республика бюджетыннан файдалану нәтиҗәлелегенә аудит нәтиҗәләре турында Хисап палатасы хисабын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, контроль чаралар йомгаклары буенча аудиторлар республиканың кайбер дәвалау учреждениеләренә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен тәкъдимнәр керткәннәр.

Бүген утырышта Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 116 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документка нигезләмәләр өстәргә тәкъдим ителә, алар нигезендә медицина катнашыннан башка җенесне алмаштыру һәм шәхесне таныклый торган документларга әлеге гражданнарның җенесе турында үзгәреш кертү рөхсәт ителгән дәүләтләр гражданнары булган затлар, һәм даими яшәү урыны күрсәтелгән дәүләтләрдә булган гражданлыгы булмаган затлар балаларны уллыкка (кызлыкка) алучылар, шулай ук опекуннар (попечительләр) була алмыйлар. Закон проекты белән Татарстан Гаилә кодексының тиешле нигезләмәләрен өстәргә тәкъдим ителә.

Үзгәрешләрне шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика законының 4 статьясына кертү тәкъдим ителә. Закон проектына балаларга көнкүрештәге сыекландырылган углеводород газларын һәм (яисә) аларның парларын сулауны пропагандалаучы йә куллануны күрсәтүче мәгълүматтан яклау турында нигезләмә өстәргә тәкъдим ителә.

Ике закон проектын да комитет хуплады һәм Дәүләт Советына карауга тәкъдим итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International