Фәрит Мөхәммәтшин «Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең төп факторы буларак халыклар дуслыгы» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны сәламләде

2025 елның 17 марты, дүшәмбе, 17:47

Бүген Мәскәүдә «Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең төп факторы буларак халыклар дуслыгы» фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, сәясәт фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу уңаеннан конференцияне уздыру инициативасы белән РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Дәүләт мәдәни сәясәтен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне фәнни-методик тәэмин итү үзәге, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Сотворчество народов во имя жизни» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте чыккан иде. Чарада Россия Федерациясе сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Тышкы эшләр министрлыгы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. 

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итте. «Советлар Союзының барлык милләт гражданнары үзләренең уртак Ватанының азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау флагы астында берләштеләр һәм дошманны тар-мар иттеләр, бөтен кешелекне нацизм дәһшәтеннән коткардылар, – дип басым ясады Сергей Лавров сәламләвендә, – илебез халыкларының теләктәшлеге, ышанычы һәм үзара ярдәмләшүе Бөек Ватан сугышының иң мөһим сабакларының берсе, кыйммәтле мирас булып тора, нинди генә шартларда да аны да югалтырга ярамый. Җиңү турындагы хәтерне һәм аның өчен барлык милләт вәкилләре түләгән бәяне сакларга кирәк».

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Җиңүнең 80 еллыгында әлеге тематика буенча фәнни дискурс уздыруның актуальлеген билгеләп үтте. "Бүген бу темага фәнни-гамәли конференция уздыру бик вакытлы һәм актуаль, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе, – май аенда без барыбыз да Бөек Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәкбез, һәм бу вакыйга аерым игътибарга лаек. Җиңү үз бәйсезлеген, намусын һәм Ватан азатлыгын саклап кала алган совет халкы өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен кыйммәтле булды, чөнки безнең күпмилләтле халкыбыз Европаны фашистик нацизмнан азат итүгә хәлиткеч өлеш кертте».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның күпмилләтле халкының нацизмны Җиңүгә керткән өлешенә аерым тукталды. Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия сафларына чакырылган татарстанлылар саны 700 меңгә якын кеше тәшкил итә, аларның һәр икенчесе фронттан әйләнеп кайтмый. ТАССР Югары Советының 143 депутатының 44е үз теләге белән фронтка китә. Республиканың төрле дәрәҗәдәге советларының 27 мең депутатының 12 меңе армиягә алына.

Тылдагылар да  җиңүгә зур өлеш кертте. Безнең республика 70тән артык завод һәм фабриканы кабул итте, 80нән артык госпиталь ачылды, аларда 340 мең сугышчы һәм офицерның гомере саклап калынды.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бүген Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне буыннан-буынга тапшыру мөһим. Монда Татарстанда 25 апрельдә узачак «Җиңү диктанты» кебек агарту проектлары мөһим роль уйный. «Бу хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә йөкләнгән яшьләр белән зур тәрбия һәм белем бирү эше, – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең бурыч – үсеп килүче буынга тарихи дөреслекне җиткерү, аларны бәхәссез фактлар белән таныштыру».

Конференция йомгаклары буенча рәсми материаллар чыгару планлаштырыла, алар закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнарына, фәнни учреждениеләргә һәм югары уку йортларына җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International