Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 18 марты, сишәмбе, 13:33

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республикада социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар административ хокук бозулар турында ТР Кодексына һәм Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина билгеләп үткәнчә, «Гражданлык инициативаларына ярдәм итүнең региональ ресурс үзәге» оешмасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын бирү конкурсларының бердәм грант операторы булып тора.

Республика үзәге конкурста катнашучы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен укыту семинарлары, муниципалитетлар территориясендә социаль проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча муниципальара ресурс үзәкләре белән эшлекле очрашулар, хупланган проектларның нәтиҗәләрен тышкы бәяләү һәм башка кирәкле конкурс процедуралары уздыра.

2022 һәм 2023 елларда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга  ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 53,3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. 2024 елда республика субсидияләре күләме 88,3 млн сум тәшкил иткән һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә 71,4 млн сум күләмендә РФ Президенты гранты алынган. Быел шундый ук акчалар 88,3 млн сум һәм 70 млн сум күләмендә планлаштырылган.

2024 елда конкурска 159,7 млн сум күләмендә гомуми грант фонды белән Татарстанның 44 муниципаль берәмлегеннән һәм РФнең 30 субъектыннан 362 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның гаризасы теркәлгән. Конкурста 151 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма җиңгән, шул исәптән Россия Федерациясенең 14 субъектыннан 14 проект.

Зөлфия Сафина сүзләренә караганда, гадәттә конкурсларда иң күп җиңүчеләр социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау, татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү юнәлешләрендә бар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров, Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев һәм Комитет каршындагы Эксперт советы рәисе Валентин Паймухин бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануны контрольдә тоту, нәтиҗәләрне бәяләүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук мөрәҗәгать итү документларын рәсмиләштерү буенча муниципалитетларга методик ярдәм күрсәтү зарурлыгына игътибар иттеләр. 

Бүген үк комитет утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлану өчен кандидатуралар каралды. Комитет утырышында кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте. Аның тәкъдиме буенча депутатлар Ландыш Тимофееваны һәм Татьяна Ярцеваны өч елга Зәй суд районы буенча 1 нче һәм 2 нче суд участокларына  ТР җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим иттеләр.

ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов парламент комитетына ТР Рәисе хуплаган Татарстан Республикасы судьяларын квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре итеп билгеләү өчен кандидатлар тәкъдим итте. Комитет карары белән Гадел Абдуллин, Игорь Антонов, Илнур Гәрәев, Ленар Гомәров, Юлия Мочалова һәм Илдар Нәфиев кандидатуралары Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре итеп билгеләнү өчен Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын карау кысаларында депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов мәгълүматын тыңладылар. Ул искәрткәнчә, федераль кануннар нигезендә РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары йорт хайваннарын тотуга, шул исәптән аларны йөртүгә карата өстәмә таләпләр куярга хокуклы. Татарстанда тиешле таләпләр республика Хөкүмәте карары белән билгеләнгән. Таләпләр арасында республика территориясендә тотыла торган этләрне мәҗбүри теркәү каралган, шулай ук күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоту тыелган.

"Закон проекты гражданнарга, йорт хайваннары хуҗаларына күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоту таләпләрен бозган өчен, шулай ук этне теркәмәгән өчен 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык билгели. Этне мәҗбүри теркәү турындагы таләпне кабат бозу биш мең сум күләмендә административ штраф салуга китерәчәк", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International