Валентина Матвиенко: «Закон чыгару эшчәнлегенә җитди караш Татарстан үсешенә шартлар тудырырга мөмкинлек бирде»

2025 елның 25 марты, сишәмбе, 07:00

РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко республика парламентының барлык чакырылыш депутатларын, аппарат хезмәткәрләрен, барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлый.

 «Үзенчәлеге һәм кунакчыллыгы белән танылган Россия Федерациясе субъектында узган чорда аның алга таба үсешен тәэмин итә торган хокукый база булдырылды, – дип басым ясаган Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына юлланган сәламләвендә, – депутатлар корпусының уңышлы эшләве нәтиҗәсендә республикада уңай үзгәрешләр булды. Закон чыгару эшчәнлегенә җитди караш төбәкнең социаль-икътисадый потенциалын ныгыту, аның бай тарихи-мәдәни мирасын саклау өчен тиешле шартлар тудыру мөмкинлеге бирде. Тупланган тәҗрибәгә һәм парламентаризмның иң яхшы традицияләренә таянып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары киләчәктә дә кече Ватаннары һәм илебез иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәт итәрләр дип ышанам».

Россия парламентының югары палатасы спикеры уңышлар һәм яңа казанышлар теләгән.   

Исегезгә төшерәбез, быел март аенда республика Дәүләт Советына 30 ел тула. Беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче сессиясе 1995 елның 30 мартында узган. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Советының 28 мартка билгеләнгән якындагы утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында»гы мәсьәлә каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International