Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспорт тапшырдылар

2025 елның 25 марты, сишәмбе, 16:49

Бүген республика Дәүләт Советында паспортлар тапшыру тантанасы булды. Яшь гражданнарга төп документны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тапшырды.  «Мин – Россия гражданы» проекты кысаларында узган әлеге чара «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казан бүлеге тәкъдиме белән үткәрелде.

Тантанада  Казанда яшәүче 14 яшькә җиткән 18 укучы катнашты. Алар барысы да – төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр,  яхшы укыйлар, үз мәктәбенең һәм «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Шулай ук паспортлар тапшыру тантанасына ата-аналар һәм педагоглар да чакырылган иде. 

Лилия Маврина балаларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады, аларның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыкка килүен билгеләп үтте. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советында  Россия гражданы паспортын алу мизгелләре сезнең хәтерегездә гомер буе саклансын, – диде Дәүләт Советы Секретаре, – Мин сезгә үз мөмкинлекләрегезне уңышлы гамәлгә ашыруыгызны телим. Безнең ил һәм республика төрле өлкәләрдә – иҗатта, сәясәттә, спортта үз-үзеңне табу  өчен барлык шартларны да тудыра».

Лилия Маврина шулай ук балаларны актив булырга, белемгә омтылырга һәм үз максатларына ышаныч белән барырга чакырды.

Казан шәһәренең «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Динар Бариев укучыларны һәм аларның ата-аналарын истәлекле вакыйга белән котлады. 

«Паспорт алу –  һәр кешенең  тормышында мөһим вакыйга, һәм мин аның Дәүләт Советында  узуына бик шатмын.  Биредә Татарстаныбыз яши һәм динамик рәвештә үсә торган барлык республика законнары тикшерелә һәм кабул ителә, сез беренче рәсми документыгызның кадерен белегез», – дип мөрәҗәгать итте ул яшь гражданнарга.

Паспорт белән бергә балалар шулай ук Россия Федерациясе Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Конституциясен дә  алдылар.

Бүген укучылар өчен экскурсия дә оештырылды, алар парламент үзәгендә һәм парламентаризм музеенда, Дәүләт Советының утырышлар залында һәм китапханәдә булдылар, профильле комитетлар һәм парламент комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән таныштылар.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International