КПРФ фракциясе утырышы булды

2025 елның 28 марты, җомга, 09:53

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның сигезенче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракциянең эш планын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Президент тарафыннан Дәүләт Советының бүгенге утырышы каравына кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күпчелеген хуплауларын белдерделәр.

Апрель аенда матбугат конференцияләре һәм түгәрәк өстәлләр уздыру планнары турында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов фракция әгъзаларын анда активрак катнашырга өндәде һәм чараларның тематик эчтәлеген яхшыртырга кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук депутатлардан беркетелгән муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә эш нәтиҗәлелеген арттыруны таләп итте.

Утырышта якын арада "сугыш чоры балалары" турындагы закон проектын эшләп бетерү һәм шулай ук "КПРФның  халык референдумын" уздыру буенча агитация эшен көчәйтү турында карар кабул ителде. Апрельдә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе, Татарстанның Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә керткән өлеше турында фәнни-гамәли конференция һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында берничә чара үткәрү планлаштырыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International