Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы ачылды

2025 елның 28 марты, җомга, 10:07

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.

Көн тәртибендә беренче булып депутатлар республика Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган мәсьәләне караячак. 30 ел элек, 1995 елның 30 мартында, беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы була.  Бу мәсьәлә буенча докладны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Беренче укылышта карауга 9 закон проекты әзерләнгән, шул исәптән креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында закон проекты. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тәкъдиме буенча «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» закон проектын Дәүләт Советына тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында карау планлаштырыла.

Мондый таләп федераль законнарда каралган, һәм елга бер тапкыр Дәүләт Советы утырышына көн тәртибендәге бер мәсьәлә буенча фикер алышуда катнашу өчен республика территориясендә теркәлгән, әмма  парламентка узмаган барлык партияләрнең вәкилләрен чакырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 18 сәяси партия теркәлгән, шуларның 5е Дәүләт Советында: икесе фракцияләр рәвешендә («Бердәм Россия» һәм КПРФ), өч партиянең (ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Яңа кешеләр») төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре бер мандатлы округлар буенча депутат итеп сайланган.

Беренче укылышта карауга шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында, архив эше турында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында, административ хокук бозулар турында, гражданнар мөрәҗәгатьләре турында, яшьләр сәясәте турында, мәдәни мирас объектлары турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары чыгарыла.

Дәүләт Советы утырышында шулай ук конституциячел законлылык торышы турында Татарстан Республикасы Конституция советының, «2024 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында» ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, «2024 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» республика Иҗтимагый палатасының докладлары, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителәчәк.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турындагы мәгълүматны карау планлаштырыла. Бу мәсьәлә буенча ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышы билгеләнгән.

Профильле комитет рәисләре сигезенче утырышның көн тәртибен раслау барышында көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының сигезенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

3. Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында.

4. 2023 – 2024 елларда Татарстан Республикасында конституциячел законлылыкның торышы турында Татарстан Республикасы Конституция советы доклады.

5. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы.

6. 2024 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында доклад.

7. «2024 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доклады.

8. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 63-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 9. «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» 60-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында архив эше турында» Татарстан Республикасы Законының 21 һәм 22 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 56-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 64-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 53-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 55-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»            62-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга патриотик тәрбия бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 59-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 57-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

17. «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 58-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкарьләре) турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 827867-8 номерлы федераль закон проекты турында (мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавыннан алуны гадиләштерү хакында).

19. «Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясына нотариусларның бурычларын төгәлләштерү өлешендә үзгәреш кертү турында» 830867-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

20. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге                       4 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 831061-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтләрен киңәйтү өлешендә).

21. «Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законның
26 статьясына үзгәреш кертү хакында» 853425-8 номерлы федераль закон проекты турында (транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү нәтиҗәлелеген бәяләү хакында).

22. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 834808-8 номерлы федераль закон проекты турында (төзелеш өлкәсендәге үз-үзен җайга салучы оешмалар өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

23. Хөкүмәт сәгате: «Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү турында».

24. Төрлесеннән.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, дәүләт хезмәте ветераннары катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International