Җәмәгать судьялары сайланды

2025 елның 28 марты, җомга, 11:04

Бүген парламент утырышында депутатлар Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын кайбер суд участокларына сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Сайлауга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме белән аның җитәкчесе Александр Чубаров таныштырды, парламентарийлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп өч елга Ландыш Тимофееваны (Зәй суд районы буенча 1 нче суд участогына) һәм Татьяна Ярцеваны (Зәй суд районы буенча 2 нче суд участогына) сайладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International