Дәүләт Советы утырышында Татарстанда граждан җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре каралды

2025 елның 28 марты, җомга, 14:01

Дәүләт Советының сигезенче утырышында «2024 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» еллык доклад тәкъдим ителде. Хисап мәгълүматлары белән республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясады.

«Узган 2024 ел Россия дәүләтен һәм аның халкын сынау һәм үстерүнең мөһим этабы буларак тарихка кереп калачак, - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.  Ил мәнфәгатьләрен яклау зарурлыгы махсус хәрби операция уздыруны таләп итте, ул шулай ук кеше факторына һәм гражданлык җитлеккәнлегенә бәйле, бу гражданлык җәмгыяте институтларының үсеш юнәлешләрендә һәм формаларында чагылыш тапкан». 

2024 елда Татарстан Республиканың сайлаучыларның гражданлык активлыгы югары булган төбәк булуын раслады. Татарстан сайлаучыларының 84% тан артыгы Россия Президентын сайлауда катнашты, 71% тан артыгы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Сайлау процедураларының аерылгысыз өлеше булып РФ Иҗтимагый палатасы һәм төбәкләрнең иҗтимагый палаталары гамәлдәге законнар буенча оештырган иҗтимагый күзәтү торды.  Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда гражданлык контролен 2752 күзәтүче башкарды.

Иҗтимагый палата рәисе сүзләренә караганда, 2024 елда республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булган. «Гражданнарның инициативалары, фронтка ярдәм итүче коммерциячел булмаган оешмалар саны арту, яшьләрне актив җәлеп итү һәм гаилә волонтерлыгын үстерү заманча чынбарлыкны чагылдыра һәм фронтка ярдәм итүдә бердәм булуларын күрсәтә», –  дип басым ясады Зилә Вәлиева.

«Барысы да җиңү өчен!»  проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Халык фронты»  төбәк башкарма комитеты министрлыклар, ведомстволар, оешмалар арасында бәйләүче звено булып тора. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары 2024 елда СВО зонасына гуманитар йөкләр җыюны һәм җибәрүне оештыруда актив катнаштылар. ТР Иҗтимагый палатасы беренче көннәрдән үк Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүгә кушылды. Ел дәвамында ТР Иҗтимагый палатасында махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашулар уза.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, елның иң якты чараларының берсе  – «Барысы да балалар өчен»  җәмгыяте,  Казан мэриясе һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Татарстан Республикасының үзенчәлекле хатын-кызы»  республика конкурсы. Анда сәламәтлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче 35 әни катнашкан.

Татарстан Республикасының «Аталар берлеге»  оешмасы үз үрнәге, иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән гаилә бәйләнешләрен рухландыручы, ныгытучы һәм илнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклаучылар өчен «Отцовское признание» республика премиясен булдырган.

2024 елда республикада беренче мәртәбә ТР Иҗтимагый палатасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Омтылыш» проектын тормышка ашырган, аның кысаларында коммерсиячел булмаган оешмалар арасында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен профильле ял сменаларын оештыруга конкурс үткәрелгән.

В.Г. Тимирясов исемендәге  Казан инновация университеты ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә студентлар тәрбияләүгә, гаилә планлаштыру күнекмәләренә өйрәтүгә, яшь һәм студент гаиләләренә дәүләт ярдәме чаралары турында белемнәрне киңәйтүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән «Студент гаиләсен планлаштыру» проектын гамәлгә ашырган.

Казан дәүләт энергетика университетында студентлар гаиләсенә тулай торакта бүлмә ачкычларын тапшыру тантанасы гамәлгә кертелгән. 2024 елда университет Россиядә  «Шәһәр реновацияләре» гомумроссия оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Гаилә экосистемасы» проектына кушылган өченче югары уку йорты булды. Университетта яшь гаилә клубы булдырылган, яшь ир белән хатынга һәм яшь ата-аналарга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә, «Гаилә энергиясе» интеллектуаль фестивале үткәрелә.

Татарстанда ТР муниципаль берәмлекләренең 44 иҗтимагый советы эшли, министрлыклар һәм ведомстволар каршында иҗтимагый советларның яңа составларын формалаштыру эше дәвам итте.

2024 елда гамәлдәге 32 иҗтимагый советның җидесе  үз составларын яңартты. Моннан тыш, Иҗтимагый палата республика сәламәтлек саклау министрлыгы һәм мәдәният министрлыгы каршындагы сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советлар составларын раслады.

«Соңгы елларда халыкара мөнәсәбәтләр киеренкеләнә һәм катлаулана бара. Бу җәһәттән халык дипломатиясенә аерым игътибар бирелә, – дип ассызыклады Зилә Вәлиева, – республиканың коммерциячел булмаган оешмалары хезмәттәшлек практикасын, гуманитар элемтәләрне актив үстерәләр, төрле дәүләтләрнең гражданлык бергәлекләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен платформа булдырырга омтылып, уртак проектлар башлап җибәрәләр. Алар арасында – Татар конгрессы, «Татарстан хатын-кызлары» ТИО, Татарстан халыклары Ассамблеясе, милли-мәдәни берләшмәләр, «Сәләт» фонды, Яшьләр дипломатиясе академиясе».

Татарстан Идел буе федераль округында теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар саны буенча икенче урында тора. 2024 ел ахырына 6 261 коммерциячел булмаган оешма теркәлгән, шул исәптән 1654  – иҗтимагый оешма, 2163 – дини, 2 425 – башка коммерцияле булмаган оешмалар. Социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына 31 дәүләтнеке булмаган оешма кертелгән, шул исәптән 23 социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма.

Коммерциячел булмаган оешмаларга грант ярдәме системасы камилләштерелә. 2024 елда 159,7 млн сумлык беренче бердәм грант конкурсы үткәрелгән, шуның 88,3 млн сумы республика бюджетыннан, ә 71,4 млн сумы Президент грантлары фондыннан финансланган.

Конкурска республиканың 44 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Россия Федерациясенең 30 субъектыннан барлыгы 362 заявка бирелгән. Иң күп гаризалар социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау, татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү юнәлешләре буенча бирелгән.

2024 елда Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмалар откан Федераль грантлар күләме 161,3 млн сум тәшкил иткән. Президент грантлары фонды акчаларыннан 127,4 млн сумлык 61 проект хупланган. Мәдәни инициативалар фонды акчаларыннан 34 млн сумлык 17 коммерциячел булмаган оешма проекты хупланган. Предприятиеләр арасында республиканың коммерцияле булмаган секторына ярдәм итү буенча флагман булып «Татнефть»  ГАҖ тора. «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсын уздыруның 9 елында гомуми суммасы 833,7 млн сум булган 942 проект ярдәм алган.

Бурычлар турында сөйләгәндә, Зилә Вәлиева медиа киңлектә коммерциячел булмаган оешмаларның активлыгы түбән булуын билгеләп үтте. «Коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны күбрәк яктырту өчен муниципаль берәмлекләр сайтларда коммерциячел булмаган оешмалар турындагы яңалыкларны уңайлы эзләү өчен теглар кертә алыр иде, шулай ук ММЧ ягыннан да ярдәм кирәк, – диде ул. – Республика бу күрсәткеч буенча округта беренче булса да, мөлкәти ярдәм күрсәтүче коммерциячел булмаган оешмаларның һаман да сораулары күп».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International