Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районында «Бердәм Россия көне» партия проекты чараларында катнаша

2025 елның 4 апреле, җомга, 13:04

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районында эш сәфәрендә, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында  уза торган чараларда катнаша.

Районда 12 тематик мәйданчык эше оештырылган, шул исәптән район үзәк хастаханәсе базасында  тар белгечлекләр буенча табиблар кабул итә, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү мәсьәләләре буенча практик һәм укыту семинарлары, гражданнарны кабул итү, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән очрашулар башланды.

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин Кукмараның 3 нче урта мәктәбе эше белән танышты, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук яшь гражданнарга паспортлар тапшырды.

2023 елда Кукмараның 3нче мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән. Бүген биредә 1 меңнән артык бала укый, 65 педагог эшли, шул исәптән 15 яшь укытучы. Мәктәп укучылары һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенең төбәк этабында күп тапкырлар җиңүчеләр, биология, химия һәм экология буенча олимпиада призерлары булганнар. Биредә барлык фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре республика һәм Россия күрсәткечләреннән югарырак.

Соңгы өч елда мәктәптә психологик-педагогик һәм агрокласслар эшли, «Үсеш ноктасы» һәм «Мәктәптә футбол» проектлары гамәлгә ашырыла. Казан дәүләт аграр университеты һәм Кукмара аграр көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган.

Бүген мәктәптә «Бердәм Россия» көне кысаларында югары сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уенга йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Квиз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Моннан тыш, укучылар тулаем алганда Россия тарихы буенча үз белемнәрен тикшерә алдылар. Фәрит Мөхәммәтшин интеллектуаль ярышта җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлады, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Парламент җитәкчесе укучыларга һәм конкурста җиңүчеләргә яхшы укуларын теләде, аларның киләчәге өчен районда һәм республикада барлык шартлар да тудырылган, дип билгеләп үтте. «Үзегезне зур тормышка әзерләгез. Барыннан да элек, яхшы белем алыгыз, бу сезгә күңелегезгә хуш килгән һөнәр сайларга мөмкинлек бирәчәк,  – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин балаларга,  – сезнең зур уңышларга ирешәчәгегезгә шикләнмим. Кукмара районы – иң алдынгы һәм уңышлы эшләүче районнарның берсе».

Бүген Кукмараның 3нче мәктәбендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Россия гражданинының төп документын Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан күптән түгел генә 14 яше тулган 6 укучы алды. Бүләкләү тантанасы «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» гамәлгә ашыра торган «Гражданлык сәгате» проекты кысаларында узды. «Быел республикада Татарстан Рәисен сайлаулар узачак, шулай ук 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайларга туры киләчәк, – дип искәртте булачак яшь сайлаучыларны Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстанның алга таба чәчәк атуы республика халкының активлыгы нинди булуга бәйле».

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев республика җитәкчелегенә, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенә район үсешенә юнәлдерелгән программаларда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Сергей Дмитриев әйтүенчә, көз көне 3 нче мәктәп янында башлангыч сыйныфлар өчен яңа бина ачылачак, бу балаларга хәзерге кебек ике сменада түгел, ә бер сменада укырга мөмкинлек бирәчәк.

«Бердәм Россия көне» кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районында шулай ук «Рамазан икмәге» сәнәгать паркында, районның кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булачак, бергә озак гомер иткән юбилярларын котлаячак, шулай ук партиянең Кукмара җирле бүлеге активы белән очрашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International