Хөкүмәт хисабы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында каралды

2025 елның 8 апреле, сишәмбе, 12:23

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар комитетның агымдагы елның икенче кварталына эш планын расладылар һәм берничә федераль закон проекты турында фикер алыштылар.

Комитет утырышында Хөкүмәт хисабын ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте, аның докладында парламент комитеты карамагына кертелгән мәсьәләләргә төп игътибар бирелде.

Олег Пелевин 2024 елда республиканың социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен кыскача бәяләп, Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе белән төзелгән оператив штабның хәлиткеч ролен билгеләп үтте, ул предприятиеләр белән бергә социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү, аларның ярдәм чараларында катнашуы буенча координацияләнгән эш алып бара.

Республикада инвестиция активлыгын саклап калу, инновация эшчәнлеген стимуллаштыру һәм яңа технологияләр кертү, кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм хезмәт ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру, икътисадның барлык тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү буенча оператив чаралар күрелә.

Икътисад министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артык тәшкил иткән, үсеш 103,9%. Республиканың кече һәм урта бизнесының җыелма әйләнеше 2,9 трлн сум тәшкил иткән.

Олег Пелевин әйтүенчә, хисапта шулай ук Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының тәкъдимнәре чагылдырылган, алар буенча профильле министрлыклар быел эшне дәвам итәчәк. Алар арасында – халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итү системасын камилләштерү чаралары, гражданнар оборонасының саклау корылмаларын модернизацияләү, гражданнар күпләп була торган урыннарда җәмәгать иминлеген тәэмин итү, мәгариф оешмаларында балалар иминлеген тәэмин итү, миграция сәясәте һәм башкалар. 

Хисап буенча фикер алышуда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров, комитет рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев һәм Марсель Мингалимов катнашты. Алар махсус хәрби операциядә  катнашучыларны һәм инвалидларны тыныч тормышка җайлаштыру һәм аларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә, производствода кадрлар кытлыгы аркасында хезмәт мигрантлары белән эшләү перспективаларына игътибар юнәлттеләр, шулай ук ялланган эшчеләрне торак белән тәэмин итү буенча планлы эш алып барырга кирәклеген билгеләп үттеләр.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Дәүләт Советы Президиумына Министрлар Кабинеты хисабын парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Комитет утырышында шулай ук «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законның 15 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты каралды. Ул  Россия Федерациясендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасы субъектлары исемлегенә кертүне күздә тота.

Депутатлар шулай ук Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе инициативасы белән «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» Федераль законга үзгәрешләрне хуплады. Үзгәрешләр чит ил гражданнарын патентта Россиядә эшләргә ниятләгән һөнәрләрен күрсәтергә мәҗбүр итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International