Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 18 апрельдә була

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе, 14:10

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 18 апрельдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 10 мәсьәлә, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада парламент депутатлары катнашында узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Иң әһәмиятле чаралар арасында Фәрит Мөхәммәтшин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышын, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсен ачуны, «Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе әгъзаларының Минск өлкәсенә (Республика Беларусь) эш сәфәрен, ТР Фәннәр академиясендә «Халыклар һәм төбәкләр язмышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» халыкара фәнни конференциясен ачу һәм башкаларны атады.

Дәүләт Советының алдагы утырышына килгәндә исә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабы, ул Дәүләт Советына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән. «Хисап профильле комитетлар утырышларында каралды, – дип белдерде Лилия Маврина. – Әлеге мәсьәлә буенча докладны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк».

Беренче укылышта 4 закон проектын карау планлаштырыла, алар белән республиканың физик культура һәм спорт, халыкка адреслы социаль ярдәм, мәдәният һәм мәгариф турындагы законнарына үзгәрешләр кертелә.

Икенче укылышта карауга «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» закон проекты әзерләнгән, ул, искәртеп узабыз, парламентта булмаган партияләр катнашында узган Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралган иде.  Комитет, Дәүләт Советының җиденче утырышында парламентта булмаган партияләр вәкилләре тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектына алты төзәтмә әзерләгән.

Тулаем кабул итү өчен утырышка «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы турында» Дәүләт Советы карары проекты чыгарыла.

Бүгенге Президиум утырышында массакүләм мәгълүмат чараларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы чараларын яктырту мисалында Татарстан Республикасының мәгълүмат киңлеген үстерү һәм камилләштерү турында хисап тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм комумуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады. «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм игълан ителгән Ватанны саклаучылар елын яктырту буенча мәгълүмати кампанияләрне нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен традицион массакүләм мәгълүмат чараларыннан алып яңа медиаларга кадәр мәгълүмати ресурсларның бөтен палитрасы җәлеп ителде, –дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев. – Агентлык, профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, республикада Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына әзерлек һәм аны үткәрү барышын яктырту буенча медиаплан эшләде. Газета, телеканал, радио редакцияләрендә, сайтларда тематик рубрикалар һәм махсус проектлар булдырылды һәм актив алып барыла. Материаллар фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең Җиңүгә керткән өлешләрен яктырта. Журналистлар ветераннар, аларның гаиләләре һәм тарихчылары белән интервьюлар әзерлиләр. Редакцияләр архивлар белән актив эш алып баралар, сугыш елларында халыкның батырлыгын чагылдырган материаллар бастыралар».

Аерым алганда, «Республика Татарстан» газетасы битләрендә ел башыннан «Җиңүгә 80 ел» проекты гамәлгә ашырыла. Бу Бөек Ватан сугышының төп сугышлары, республикада яшәүче ветеран-фронтовикларның язмышы, тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы турында мәкаләләр циклы. 2025 елның февраленнән газета сайтында һәм матбугат басмасында «Җиңү язы» проекты тормышка ашырыла, ул 1945 елның февраль-май айларында чыккан «Красная Татария» газетасы саннарына күзәтү булып тора. Алар республиканың 9 майга кадәр соңгы 100 көн дәвамында ничек яшәвен – предприятиеләрнең  һәм гади халыкның  үз хезмәтләре белән фронтка ярдәм итеп  Җиңүне якынайтуларын күрсәтә.

 «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Ватаным Татарстан» газетасы ел башыннан бирле әлеге истәлекле датага багышланган республика чараларын даими яктырта, – дип сөйләде Айдар Сәлимгәрәев. – Моннан тыш, редакция тарафыннан «Югалган туганнарны эзләү», «Без белмәгән тарих», «Ватан хакына» кебек махсус проектлар тормышка ашырыла, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, геройлар язмышы турында мәкаләләр циклы оештырыла».

Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, республика телевидениесендә, «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Татарстан», «Татарстан-24» телеканалларында да зур эш алып барыла. 2025 елның февраленнән «Болгар радиосы»нда  Ватанны саклаучылар елына багышланган рубрика эшли башлаган. Гыйнвардан апрельгә кадәр «Татмедиа» АҖ сайтларында меңнән артык материал урнаштырылган.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International