СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
декабрь, 2025 ел
Илнең яңа регионнарын РФ хокукый, социаль һәм транспорт системасына интеграцияләү мәсьәләләре турында Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында фикер алыштылар, ул бүген Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында узды. Моннан тыш, парламентарийлар укучыларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен дә карадылар. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
15
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.
12
декабрь, 2025 ел
Бүген, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Дәүләт Советында республика яшьләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды. 14 яшь тулган Татарстан укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды. Укучыларны Татарстан парламенты эшчәнлеге белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды.
12
декабрь, 2025 ел
Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. 10 зур йөк машинасы 150 тоннадан артык беренче кирәк-яраклар алып бара. Йөкләрне «Бәхетле» складыннан төяделәр. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров аралашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ