Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районының яңа җитәкчесен тәкъдим итте, ул –Рөстәм Хисамиев

2025 елның 25 апреле, җомга, 18:24

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Әтнә районына нигез салынганнан бирле (Арча районыннан аерылганнан соң) 35 ел дәвамында башлык булып эшләгән Габделәхәт Хәкимов лаеклы ялга китү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Рөстәм Хисамиевка йөкләнде. 

Чираттан тыш утырыш эшендә шулай ук ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары,  Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, муниципаль депутатлар, район предприятиеләре һәм оешмалары, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Советның чираттан тыш утырышы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында узды. Кадрлар мәсьәләләрен карауга керешкәндә, Габделәхәт Хәкимов катнашучыларга чираттан тыш утырыш үткәрү кирәклеген аңлатты. Кичә ул Әтнә районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән булган.

"Габделәхәт Хәкимов районны 1990 елдан,  торгызылганнан бирле җитәкләде, бөтен республика өчен нәтиҗәле идарә итү үрнәге күрсәтте, – дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп. – Аның тырышлыгы һәм  дөрес җитәкчелек итүе  нәтиҗәсендә Әтнә районы социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Татарстанның әйдәп баручы районнарының берсенә әверелде».

Әтнә районы – Татарстанның иң мөһим авыл хуҗалыгы үзәкләренең берсе, дип ассызыклады парламент җитәкчесе. Район икътисадының 60% а диярлек аграр комплекс тәшкил итә. Әтнәнең визит карточкасы – сөт җитештерү, тулаем тәүлеклек савым 393 тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча район республикада өченче урында тора. Тулай территориаль продукт күләме соңгы 5 елда гына да 23% ка арткан һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 5,9 млрд.сумга җиткән. Тулаем эчке продуктның яртысыннан артыгы (56%) кече һәм урта бизнес тарафыннан формалаштырылган.

Соңгы елларда торак фондын, социаль һәм транспорт инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы проектлар гамәлгә ашырылган. 2012 елдан бирле генә дә районда 110нан артык әһәмиятле объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән. Алар арасында – яңа күп фатирлы торак йортлар, заманча ябык йөзү бассейны һәм «Ашыт» спорт комплексы, Олы Әтнә авылында һәм алты торак пунктта күпфункцияле үзәкләр. Ике яңа балалар бакчасы һәм 12 фельдшер-акушерлык пункты ачылган, спорт мәйданчыклары булдырылган  һәм төзекләндерелгән, ишегаллары һәм җәмәгать урыннары яңартылган. 

«Әлбәттә, нәтиҗәләргә, беренче чиратта, сезнең уртак эшегез, үзара аңлашуыгыз, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы һәм район активының ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Әтнә районы халкына рәхмәт белдерәм, сез хезмәт сөючәнлегегез белән республиканың чәчәк атуына зур өлеш кертәсез».

Фәрит Мөхәммәтшин Габделәхәт Хәкимовка Әтнә муниципаль районы башлыгы вазыйфасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ихлас рәхмәт белдерде һәм залның көчле алкышлары астында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – "Дуслык"орденын тапшырды.

Үз чиратында, Габделәхәт Хәкимов республика җитәкчелеге – республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка район инициативаларын һәрьяклап хуплаганы өчен рәхмәт белдерде. Ул залда утыручыларга 35 ел элек Әтнә районы Арча районы составыннан аерылып, мөстәкыйль рәвештә үсү мөмкинлеге алган вакыйганы искә төшереп мөрәҗәгать итте. “Олы рәхмәт сезгә кадерле райондашлар, бергә эшләгән коллективыма, командама, – диде Габделәхәт Хәкимов.  – Сез районның күрсәткечләрен, казанышларын беләсез, киләчәктә дә яңа җитәкче белән иңгә-иң куеп эшләргә насыйп булсын".

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Айрат Каюмовка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Рөстәм Хисамиев билгеләнде. Әлмәт районында туган, белеме буенча табиб, ул Республика офтальмология хастаханәсендә хезмәт куйган, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының медсанчастен җитәкләгән, шулай ук Мәскәүнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә җитәкче урыннарда эшләгән. 2022-2023 елларда Әтнә районының «Сельхозтехника» предприятиесе җитәкчесе була.

 "Сезнең ярдәм белән Рөстәм Шаһит улы район һәм аның халкы файдасына иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Рөстәм Хисамиев кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады.

"Татарстан Республикасы Рәисенә миңа ышаныч күрсәткәне өчен зур рәхмәт. Тумышым белән Әтнәдән булмасам да, тормыш мине Әтнә белән бәйләде. Күңел хәләтем белән мин үземне Әтнә кешесе дисәм дә ялгыш булмас.  Моңарчы ирешелгән уңышларны тагын да үстерерү өчен бар көчемне биреп эшләрмен дип  ышандырып әйтә алам, – диде Рөстәм Хисамиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International