Фәрит Мөхәммәтшин: «Республикада авыл эшкуарлыгына ярдәмне, авыл халкына игътибарны киметергә җыенмыйбыз»

2025 елның 21 мае, чәршәмбе, 15:42

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында эш сәфәрендә, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Семинарга республиканың 10 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре чакырылган иде. Зона семинарында шулай ук ТР  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, ТР Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Мамадыш районында узган зона киңәшмәсе кичә Чистайда башланган шундый семинарлар сериясен дәвам итә. Май-июнь айларында зона киңәшмәләре шулай ук Сарман һәм Чүпрәле районнарында узачак. Исегезгә төшерәбез, авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре республикада традициягә керде һәм быел инде 17 нче мәртәбә уздырыла. Дәүләт Советы депутатлары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемалар турында фикер алышалар, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

Парламент башлыгының эш сәфәре Мамадыш районының Олыяз авылында «Фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эше белән танышудан башланды. Кооператив 2019 елда оешкан, аның җитәкчесе Марс Юнысов авыл хуҗалыгы белән 25 елдан артык шөгыльләнә. Республика программалары буенча алынган 15 млн сумлык грантлар сөт эшкәртү цехы төзергә һәм аны сату өчен җайланмалар сатып алырга мөмкинлек биргән. Оешма 486 пайчыны берләштерә, кооператив әгъзаларыннан һәм җирле халыктан сөт сатып алу белән шөгыльләнә, продукцияне суытып сөт комбинатларына җибәрә.

Фәрит Мөхәммәтшин кооперативның эш шартлары, сөткә сатып алу бәяләре, продукциягә ихтыяҗ нинди булуы белән кызыксынды. «Җитештерү бар, база бар, иң катлаулысы – сату, аны алга таба үстерү өчен җайга салырга кирәк», – дип басым ясады парламент җитәкчесе кооператив җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп.  

2024 елда «Фермер» кооперативы 171 млн сумнан артык табыш алган. Монда шулай ук ит продукциясен эшкәртә һәм агротуризмны актив үстерә башлаганнар.

Киңәшмә Олыяз авылы мәдәният йортында узды. Клуб фойесында җирле җитештерүчеләрнең сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин фермерлар һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, авыл эшкуарлары белән аралашты һәм министрлык җитәкчеләре һәм район башлыкларының игътибарын дәүләт ярдәме чаралары аша авылда эшкуарлыкны үстерүгә максималь ярдәм кирәклегенә юнәлтте.

Семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кече агробизнеска ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Бу юнәлеш һәрвакыт өстенлекле булып кала. «Кыенлыкларга карамастан, 2024 елда уңай тенденцияләр сакланды, республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләре үсешенә ирешелде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 341 миллиард сумнан артып китте, бу күрсәткечләр буенча Татарстан, Краснодар һәм Ростовтан кала, ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә».

«Гомумән алганда, авылга дәүләт ярдәме кимеми, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – республикада авыл җирлеген социаль-икътисадый үстерү программасы механизмнары күптән гамәлгә ашырыла инде, мәсәлән, авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарларын җайга салу дәүләт программасы, аны гамәлгә ашыруга ел 13,6 млрд сум юнәлдерелгән иде».

Узган ел шәхси хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә 2,4 млрд. сум юнәлдерелгән. Бүгенге көндә республика фермерларына Татарстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 42% туры килә.  

Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешеләрен барлык программаларда активрак катнашырга, гамәлдәге ярдәм чараларыннан файдаланырга чакырды.

Парламент башлыгы киңәшмәдә сүз уңышлар турында гына түгел, ә булган резервлар турында да барачагын әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика сөт саву буенча беренче урында тора, шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны кими бара.  «Анализларга, бу мәсьәләләргә төшенергә һәм хәл итү юлларын табарга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе киңәшмәдә катнашучыларга. – Безнең семинар-киңәшмәләрнең максаты – катлаулы хәлләрне хәл итүдә бергәләп яңа алымнар табарга тырышу, сезгә дәүләт, иҗтимагый һәм кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тагын бер кат хәбәр итү».

Мөгезле эре терлекләр санын киметү проблемасына Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та игътибар итте. «Фермер хуҗалыклары буенча барлык төр терлекләр саны кимү күзәтелә, артым кош-корт буенча гына», –  диде ул.

Марат Җәббаров искәрткәнчә, кичә Чистайда узган семинарда катнашучылар бу мәсьәлә буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетына вәзгыятьне тулысынча анализлау, карарлар кабул итү өчен барлык кызыксынган якларны җыю һәм кирәк булганда тәкъдимнәрне федераль хакимияткә яисә Татарстан Республикасы Рәисе адресына җибәрерү тәкъдиме белән чыкканнар.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – яшелчәчелеккә ярдәм итү. «Узган елдан үзмәшгуль шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сатыла торган ачык грунт яшелчәләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үзләре җитештерә торган бәрәңгегә субсидияләр алу мөмкинлеге каралды, – диде профильле министрлык башлыгы, – әмма узган ел аларны ике районнан 6 кеше генә алды. Үзмәшгуль сыйфатында яшелчә һәм бәрәңге җитештерүгә стимул бик зур. Мәсәлән, Тукай районыннан 60 тонна яшелчә саткан фермер, субсидияне исәпкә алып, 1,7 млн.сум чиста керем алган. Бу мәсьәләләргә игътибар итегез, ярдәм чаралары хакында халыкка мәгълүмат җиткерегез».

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, авыл территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итүдә дәүләт программаларының мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, районда авыл хуҗалыгы тармагы икътисадның төп секторы булып тора, монда авыл халкының эшлекле активлыгына ярдәм итү өчен барлык шартлар да тудырылган, 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 103 КФХ һәм 8 кооператив эшли, тармакта 2 меңгә якын кеше хезмәт куя. Узган ел 6,5 млрд сумлык товар продукциясе сатылган, тулай продукция күләме 7 млрд. 274 млн сум, 2023 ел белән чагыштырганда 21% ка үсеш белән.

Узган сезонда Мамадыш аграрийлары кырлардан 105 мең тоннадан артык бөртекле культуралар җыеп алганнар (уңдырышлылык – 32,5 ц/га), 92,7 мең тонна сөт җитештергәннәр (бер сыердан 10542 кг сөт савылган) һәм 11 мең тонна ит җитештергәннәр. Фермер хуҗалыклары 15300 гектар җирне эшкәртә. Авыл халкы актив рәвештә кошлар үрчетү белән шөгыльләнә, бакча-җиләк культуралары үстерә, «Агротуризм» проекты буенча туристларны җәлеп итү өчен шартлар тудыра, җитештерүнең яңа төрләрен  –  балык, мәрсин маймычлары, уылдык үрчетүне гамәлгә кертә башлаганнар.

Бүген авыл эшкуарлыгына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышкан түгәрәк өстәлләрнең модераторлары үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Алар сөткә сатып алу бәяләрен тотрыкландыру чараларын эшләү мәсьәләсен күтәрделәр һәм агросәнәгать комплексын үстерүне стимуллаштыру өчен яңа программалар эшләүне сорадылар. 

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә киңәшмәгә йомгак ясап, сөйләшүнең күпкырлы һәм эчтәлекле булуын, авыл товар җитештерүчеләренең хәлләренә һәм проблемаларына тулы анализ ясалуын әйтте.  «Татарстанда бу мәсьәләләр белән актив шөгыльләнүләренә, дәүләт федераль һәм республика программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруга зур акчалар тотылуына тиешле бәя бирергә кирәк, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – авыл эшкуарлыгына ярдәм итү, республикада авыл халкына игътибарны киметергә җыенмыйбыз».

Киңәшмә азагында «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International