Фәрит Мөхәммәтшин: "ПолитЗавод - үзеңнең сәяси сәләтләреңне күрсәтү өчен яхшы старт мәйданчыгы

2025 елның 23 мае, җомга, 13:10

Бүген Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектының яңа сезоны старт алды. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча проектта 200 бала катнашачак, җиңүчеләр һәм лауреатлар федераль һәм төбәк министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алачак. «ПолитЗавод-2025» конкурсында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Безнең очрашу битараф булмаган, амбициоз һәм талантлы яшьләрне берләштерүче күркәм традициягә әйләнде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - «ПолитЗавод» - "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" төбәк бүлегенең төп проектларының берсе, аңа инде 20 елдан артык. «ПолитЗавод»ның, республикада барлыкка килгән башка проектлар кебек үк, федераль дәрәҗәдә танылуына шатмын».

Быел проектның сайлап алу турларында Татарстаннан 550дән артык кыз һәм егет катнашты. Экспертлар тарафыннан 200 дәгъвачы сайлап алынган, шуларның 30ы гына федераль этапка узачак. Проектның җиңүчеләре төбәк һәм федераль хакимият органнарына, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Үзәк штабына стажировкаларга чакырылачак, төрле дәрәҗәдәге депутатларның ярдәмчеләре булачак, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетлары эшенә җәлеп ителәчәк.

"Бу саннар яшь буынның иҗтимагый, сәяси эшчәнлеккә зур отмтыышын, яшь буынның үсеше өчен булган уңай шартлар һәм атмосфера турында сөйли. Ахыр чиктә яшьләрнең илнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмавы турында, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Бүгенге көндә залда утыручыларның барысы да яңа идеяләр тәкъдим итү, туган республика үсешенә йогынты ясый торган иҗтимагый-сәяси инициативаларны тормышка ашыру мөмкинлегенә ия. Сез - безнең кадрлар резервы».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «ПолитЗавод» – яхшы кадрлар алачыгы. Проектны тәмамлаучылар арасында Дәүләт Советының 7нче чакырылыш депутатлары Руслан Шиһабетдинов һәм 6нчы чакырылыш депутатлары Динар Бариев бар иде. «ПолитЗавод» — профессиональ тәҗрибә өчен яхшы старт мәйданчыгы, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Проектны тәмамлаучылар Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмчеләре сыйфатында сайлау кампанияләрендә, партия проектларында легитим катнашып, белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алачак».

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, сентябрь аенда республика Рәисен, шулай ук җирле дәрәҗәдәге вәкиллекле органнар депутатларын сайлаулар узачак. Бу вакыйгалар, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, күп кенә балалар өчен яхшы «башлангыч нокта» булачак. «Һәрберегезне бу эшкә актив катнашырга чакырам — бу гражданлык бурычы гына түгел, белемнәрегезне практикада куллану мөмкинлеге дә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Нигездә, республиканың амбициоз планнарын сезгә, шул исәптән «Политзавод»ны тәмамлаучыларга да, тормышка ашырырга туры киләчәк. Сез Татарстанны алга алып барырсыз дип ышанам».

Проектта катнашучыларны РФ ФҖ Федерация Советы исеменнән РФ сенаторы, Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламент һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев сәламләде. "Бүген күбрәк әзерлек очрашуы, үзебезнең проект кысаларында тагын да тыгызрак аралаша алачакбыз һәм остазлар белән очрашачакбыз, – дип билгеләп үтте Александр Терентьев. - Татарстан - ул төрле эш участокларында мөмкинлекләр һәм үз-үзеңне тормышка ашыру территориясе. «Политзавод» сезнең киләчәгегезгә яхшы старт бирәчәк, нәкъ менә укучылар һәм карьера теләүчеләр өчен генә түгел, ә үз эшләре һәм позициясе белән үзенең лидерлыгын исбатлаучылар өчен".

«ПолитЗавод-2025» проектында катнашучыларны шулай ук Россия Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова һәм Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов сәламләде.

«ПолитЗавод» - сәяси актив яшьләр өчен аларны алга таба да иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итүгә юнәлдерелгән ачык конкурс мәйданчыгы. Катнашучылар дүрт юнәлеш буенча белем бирү программасын узачак: сайлау алды штабы технологы, сәяси спикер, иҗтимагый проектлар менеджеры һәм сәяси СММ һәм дизайн өлкәсендә белгеч. Катнашучылар белем алу гына түгел, ә үз төбәкләренең остазлары, тәҗрибәле сәясәтчеләре һәм иҗтимагый лидерлары белән эшләп, аларны гамәлдә куллана, фикердәшләр таба һәм үз инициативаларын алга сөрә алачак.

Уку ике этаптан тора: беренчесе — көндезге-читтән торып (төбәк), икенчесе — көндезге (федераль) «Гвардия» этабы. Ике этапта да катнашучылар РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары белән очрашырга, үз проектларын эшләргә һәм сәяси дебатларда катнашырга мөмкинлек алачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 елның 16 ноябрендә узачак.

Татарстанда «ПолитЗавод» проекты 20 елдан артык гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ул күп кенә яшь сәясәтчеләргә карьерасында беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән төп проектларның берсенә әверелде. Ел саен 100дән артык кеше белем ала, аларның күбесе Россия парламент структураларында стажировка үтү мөмкинлеге алды. Бүген алар Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вазыйфаларын башкаралар, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм башка патриотик оешмалар эшчәнлегендә катнашалар, шулай ук төрле өлкәләрдә карьераларын уңышлы төзиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International