Дәүләт Советында «Университет юридик хокукый сыйныфы» проектына йомгак ясалды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе, 14:27

Бүген Дәүләт Советында мәктәп укучыларының хокукый белемен арттыруга һәм гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән "Бердәм Россия" "Университет юридик хокукый сыйныфы" республика проектына тантаналы йомгак ясалды. Проектта катнашучыларга сертификатларны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Ольга Воронова һәм "Мәрхәмәт – Милосердие" депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева тапшырды.

Тантаналы чараны ачып, Алсу Нәбиева Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең иҗтимагый активлыгын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте. "Шундый мәйданчыкларның берсе - "Университет юридик хокукый сыйныфы" партия проекты,  – диде ул. – Проект кысаларында балалар шәхси приоритетларны ачуга, тормышның киләчәк юнәлешен билгеләргә ярдәм иткән төрле сыйныфларда катнаштылар. Проект җитәкчеләре күңелгә ятышлы дәресләр сайларга ярдәм итәргә тырыштылар".

Алсу Нәбиева әйтүенчә, проектны оештыру инициативасы укучыларның үзләреннән килгән. "Безгә, депутатларга, сәясәткә ничек өйрәнергә, ни рәвешле депутатларның ярдәмчеләре булырга дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, – диде ул.– Һәм Без «Бердәм Россия» партиясе, Дәүләт Советының профильле комитеты, «Мәрхәмәт-Милосердие» парламент берләшмәсе ярдәмендә шундый профильле сыйныфлар оештырырга булдык, балалар партиягә дә, парламентка да, партнерларыбызның төрле мәйданчыкларына да, төрле дәрәҗәдәге судларга да бара алсын өчен. Алар безнең белән бергә гражданнар кабул итүләрендә булдылар. Укулар узгач,  алар киләчәктә яшьләр парламенты әгъзасы булырлар, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе"нә керерләр, республика программаларында, профильле сменаларда актив катнашырлар, депутатларның ярдәмчеләре булырлар дип өметләнәбез".

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова проектның "Бердәм Россия"партиясенең яшь алмашка  әзерлек өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. "Проектның мөһим юнәлешләре конституцион һәм сайлау хокукы буенча сыйныфлар булды, – дип ассызыклады ул. – Алар Дәүләт Советында һәм иҗтимагый ярдәм штабында узды. Бүген бу мәсьәләләр алда торган сайлау кампаниясе яктылыгында аеруча актуаль. Барлык алган дәресләр дә укучыларга киләчәктә кирәк булыр дип ышанам".

Сертификатлар тапшырганда, Алсу Нәбиева катнашучыларга уңышлар теләде һәм проектның 2025 елның сентябрендә старт алачак профильле сыйныфлар кысаларында дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. "Казанның 28 мәктәбе һәм Биектау районының 4 мәктәбе үз катнашуларын белдерде инде", - дип хәбәр итте парламент депутаты.

Проектта Казанның биш мәктәбеннән 93 укучы катнашты, алар өчен март - апрель айларында депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук хокукның төрле өлкәләрендәге экспертлар катнашында дәресләр оештырылды. Моннан тыш, эшкуарлар сыйныфында катнашучылар өчен дәресләр "Алабуга" махсус икътисади зонасы, "Пятерочка" һәм "Магнит" сәүдә челтәрләре спикерлары катнашында, шулай ук Саклык банкы һәм ВТБ мастер-класслары үткәрелде. Тренерлар социаль-психологик күнекмәләр, игътибар икътисады, мерчандайзинг һәм стартаплар эшләү буенча мастер-класслар һәм тренинглар үткәрделәр.

Проектның максаты – укучыларның хокукый белемнәрен  арттыру һәм укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International