СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән тарихи вакыйга – Россия парламентаризмына 120 ел тулу уңаеннан котлыйм!
25
апрель, 2026 ел
Бүген парламент Аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар. ТР Рәисе администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре белән бергә алар Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә агачлар утырттылар.
25
апрель, 2026 ел
Бүген парламент Аппараты хезмәткәрләре Казан үзәгендә урнашкан Лядский бакчасына язгы өмәгә чыктылар. Казанлыларның яраткан ял итү урыны территориясен җыештыруда шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе активистлары, партия тарафдарлары катнашты.
24
апрель, 2026 ел
Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр мәйданчыгында РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган Халыкара Изге Коръән премиясен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ