Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә узачак

2025 елның 3 июне, сишәмбе, 12:41

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 30 мәсьәләне, шул исәптән 15 республика законы проектын, 7 федераль закон проектын һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын, шулай ук башка мәсьәләләрне карарга планлаштыра.  

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары катнашкан берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүне һәм «Россия-Ислам дөньясы: Казан форумы 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумын билгеләп үтте, аның мәйданчыкларына 96 илдән һәм Россиянең 82 төбәгеннән 22 меңнән артык вәкил килгән.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм кече бизнес предприятиеләре җитәкчеләренә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталды. Иртәгә Чүпрәле районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча ел саен уздырыла торган зона семинар-киңәшмәләре сериясе тәмамланачак. Май аенда шундый семинарлар Чистай, Мамадыш һәм Сарман районнарында узды инде.

Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, хәзерге вакытта алда торган сайлау кампанияләренә актив әзерлек бара. Агымдагы елның сентябрендә республика Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең 7,5 меңнән артык депутатын сайлаулар булачак. «Узган атнада профильле комитет тарафыннан сайлауларны билгеләү турында карар проекты әзерләнде, аны парламент утырышында карарбыз", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Әлбәттә, Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны билгеләү мәсьәләсе алдагы парламент утырышында төп мәсьәлә булачак. "Бу елның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисенең вәкаләтләре чоры тәмамлана, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. – "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе була. Сайлау законнары таләпләре нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш». Нәкъ менә шуңа күрә әлеге мәсьәлә унынчы утырышның көн тәртибенә кертелә.   

Моннан тыш, алдагы утырышта беренче укылышта 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты каралачак. 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына ТР медицина иминияте, җирле үзидарә, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, Иҗтимагый палата турында һәм башка законнарга үзгәрешләр кертелә.

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү максатында, кайбер республика законнарына салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ташламаларын озайтуны күздә тота торган үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Унынчы утырышта депутатларга шулай ук республика Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматы тәкъдим ителәчәк.

Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында»гы мәгълүматы тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясаячак.

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында урманнардан файдалану, саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, 6 ел эчендә республикада урман фонды җирләрендә 21 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 125 берәмлек махсус техника, шулай ук 909 берәмлек җиһаз сатып алынган, техника паркы сизелерлек яңартылган.

Хәзерге вакытта урман фонды территориясендә урман хуҗалыклары каршындагы II типтагы 20 урман-янгын станциясе һәм урман-янгын үзәге каршындагы III типтагы 5 урман-янгын станциясе, шулай ук янгынга каршы инвентарьны туплаучы 14 пункт эшли. Шуңа да карамастан, урман фонды белән чиктәш җирләрдә 388 термик нокта һәм 315 яну очрагы теркәлгән инде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 3 тапкырга арткан, дип билгеләп үтте министр. Хәзер, җәйге чорда, урман фондын янгыннан саклау буенча эшне көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, министр тәкъдим иткән фактларга аңлатма биреп.

Равил Кузюров урман комплексы белән идарә итүне цифрлы трансформацияләү мәсьәләләренә аерым тукталды. Соңгы 5 ел эчендә республика урман фондының геомәгълүмат системасы, урман фондының торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы, урман комплексының исәпкә алу системасы, урман фонды җирләре турындагы мәгълүматларның санлы базасы эшләнде һәм гамәлгә кертелде. 2023 елда урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү башланды, ул ел башында эшли башлады.

Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыгын алып баруның кайбер мәсьәләләре федераль кануннарга үзгәрешләр кертүне таләп итә. Аерым алганда, сүз өлгергән һәм үсүдән туктаган агачларны кисү турында бара. "Өлгергән һәм тотрыксыз үсентеләрнең туплануы урманнарның экологик һәм санитария торышының начараюына китерә, ә тоташ кисүләр булмау аркасында урманнарны торгызу өчен фонд формалашмый, һәм иң мөһиме - урманнардан күп максатлы, рациональ, өзлексез, ярлыланмыйча файдалануны тәэмин итүнең төп принцибы бозыла, - диде министр. - Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу Департаменты белән берлектә, «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында»Федераль закон проектын эшләде.

2023 елда Дәүләт Думасына җибәрелгән закон проекты Россия парламентының түбән палатасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителде һәм хәзерге вакытта төзәтмәләр өстендә эш алып барыла.

Министр чыгышын шәрехләп, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге закон проекты буенча эшне тизләтергә өндәде. "Июль башында Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары белән чираттагы очрашу планлаштырылган, бу мәсьәләне тагын бер кат куярга кирәк, – диде ул. –  Вак мәсьәлә түгел, урманнарны сакларга һәм яңартырга кирәк! Урманны тулысынча торгызуга 35-50 ел вакыт китүен исәпкә алып, урман утырту һәм урманнарны янгыннан саклау белән актив шөгыльләнергә кирәк".

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International