Хафиз Миргалимов: "Авыл юллары мәсьәләләрен хәл итүгә уртак көч сорала"

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе, 14:04

Бүген парламент депутатлары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм җитәкчеләр, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре авыл җирлекләрендә юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы белән оештырылган "түгәрәк өстәл" форматында Тукай районының Иштирәк һәм Зәй районының Кәрәкәс торак пунктлары арасындагы туры юлны торгызу перспективаларын карадылар.

Киңәшмәне ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хәбәр иткәнчә, депутатлар адресына республиканың авыл районнарыннан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. "Алар территорияләрне төзекләндерүгә, социаль-мәдәни объектлар төзүгә һәм ремонтлауга кагыла,  – диде ул. – Кешеләр КПРФ фракциясеннән юлларның сыйфаты, җирле юлларның автотрассалар һәм магистральләр белән кисешкән урыннарында юл чишелешләренең булмавы, җәяүлеләр өчен куркынычсыз кичү юлларының булмавы, шулай ук шәһәр яны бистәләрендә пассажир автобусларының хәл ителмәве кебек проблемаларны хәл итүдә ярдәм көтәләр. Бу проблемалар авыл яшьләренең шәһәрләргә агылуының бер сәбәбе булып тора".

Дәүләт Советы депутаты Фадбир Сафин белдергәнчә, Иштирәк һәм Кәрәкәс авыллары проблемасы бер генә җирлеккә хас түгел. "Күп районнарда күрше авылга туры арадан 2-3 тапкырга озынрак булган урау юллар белән барып җитү очраклары бар, – дип билгеләп үтте КПРФ фракциясе әгъзасы. –  Шуңа күрә проблеманың модель чишелешен эзләү максатка ярашлы булыр иде".

Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров районнар һәм авыллар арасындагы юллар проблемасын хәл итүдә агломерацион үсеш мөмкинлекләрен исәпкә алырга тәкъдим итте.

Киңәшмәдә шулай ук авыл халкы, җирлек җитәкчеләре, Зәй һәм Тукай районнары башкарма комитетлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Хафиз Миргалимов юлларны мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр белән генә төзеп булмаячагын ассызыклады. "Авыл юллары мәсьәләләрен хәл итү уртак тырышлык таләп итә, – диде ул. – Техник документациягә, финанс-икътисадый исәп-хисапларга һәм белгечләргә экспертиза ясауга нигезләнгән конкрет тәкъдимнәр әзерләргә кирәк".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International