КПРФ фракциясе утырышы булды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 09:47

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның унынчы утырышының көн тәртибен карадылар һәм партия оешмасы эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.

Президиум  тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән мәсьәләләр турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, аларның иң мөһиме – Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнен  билгеләү.

Моннан тыш, бу елның сентябрендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узачак. Районнарда һәм җирлекләрдә КПРФтан депутатлыкка кандидатлар күрсәтүнең барышы турында тәнкыйть сүзләре әйтеп, фракция җитәкчесе парламентарийларны агитация эшен көчәйтергә чакырды.

Дәүләт Советының унынчы утырышы көн тәртибендәге барлык мәсьәләләрне фракция хупларга карар кылды.

Фракция утырышында депутатлар шулай ук уздырылган киңәшмәләр һәм конференцияләр нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм билгеләнгән чаралар, шул исәптән беренче яртыеллык йомгаклары буенча матбугат конференцияләре һәм депутатларның хисаплары турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International